Мөгаллимлек – язмыш ул
Татарларда гадәттә шәхесне олылауда әтисенең исемен сирәгрәк кулланалар, ә апа, абый дигән олылау һәм хөрмәтләү сүзе ешрак кулланыла.
Шул көннәрдә генә Яңа Ибрай урта мәктәбендә Флюра апаны олылап искә алу кичәсе булды. Бу чара авылның ветераннар советы һәм мәктәп дирекциясе белән берлектә үткәрелде.
Чара Флюра Габдулла кызы Әхмәтшинаның тууына 90 ел тулуга багышланды. Залда балалары, оныклары, педагогик хезмәт ветераннары, төрле елларда Флюра апада укыган укучылар, мәктәпнең бүгенге көн укытучылары һәм укучылары җыелды.
Флюра апа 1936 елның 6 апрелендә Яңа Ибрай авылында туган. Бала чагы, мәктәп еллары авыр сугыш елларына туры килгән. Башта Яңа Ибрай җидееллык, аннан Иске Ибрай урта мәктәбендә укып белем алган.
Үзенең педагогик хезмәт юлын туган авылы мәктәбендә, 1955 елда башлый һәм 1980 елга кадәр, башка яшәү урынына күчеп киткәнче дәвам итә. Башлангыч сыйныфлар укытучысы, пионервожатый, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Директор урынбасары вазыйфасын башкара.
Яр Чаллы шәһәренә күчкәч 6 ел педагогия институтында башлангыч белем бирү методикасы кафедрасында методист булып эшли.
1986-97 елларда Чаллы шәһәренең 45 һәм 38 мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.
Ничә буын аның образын
Маяк итеп алган юлына.
Ничә буын рәхмәт әйткән зурлап,
Аттестатын тотып кулына.
Еллар ерагайтыр, һәрберебез
Күңеленнән сезгә эндәшер.
Шатлыкта да, авыр чакларда да
Һаман сезнең белән киңәшер.
Картаер бер, бу дөньядан узар,
Ләкин ул кабызган янар тауларны без күрербез,
Аның гомере шул тауларда булыр
Укытучы эше үлемсез.
Чарада катнашучылар Флюра апа турында якты, гыйбрәтле вакыйгаларны искә алдылар, сөйләүчеләрнең ихласлыгы залда утыручыларның күңелләренә үтүе сизелеп торды.
Чарага иң зур бүләк – Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче укучысы, хәрби хезмәт ветераны, полковник Нәсыйбулла Мотыйгуллиннан СМС аша иреште. Ул Рамазан ае барышында Коръәнне тулысынча укып чыгуын һәм аны шушы чарада катнашучылар белән бергәләп Флюра апаның һәм 1750 еллардан башлап авыл мәктәпләрендә белем биргән мөгаллим-мөгаллимәләрнең һәм совет чорында авыл мәктәбендә укыткан мәрхүм-мәрхүмә укытучыларның рухларына багышлауны сораган. Катнашучылар бу хәбәрне бик зур канәгатьләнү белән кабул иттеләр. Амәнәт үтәлде. Бу көн Флюра апаның вафатыннан соң, 51 нче көненә туры килде.
Флюра апа 90 яше тулуга 46 көн кала, Рамазан аеның беренче көнендә вафат булып, икенче көнендә гүр иясе булды. Чаллы шәһәрендә җирләнде.
Флюра апа,
Бу тормышның озын юлларыннан
Атладың да, һаман атладың.
Кеше дигән, укытучы дигән
Исемеңне горур сакладың.
Хезмәттәшләр, авылдашлар, укучыларың күңелендә
Сиңа бары хөрмәт, рәхмәт хисләре.
Гомереңнең зая узмаганын
Әйтеп тора матур эшләрең.
Авыр туфрагы җиңел булсын, соңгы барыр урыныңны Аллаһы Тәгаләбез җәннәтләрдә насыйп кылсын. Әәәмиин!
Шәүкәт Кәбиров,
Яңа Ибрай авылы ветераннар советы рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев