Модульле ФАП – районда унберенче
Аксубай районының Такталы авылы халкына Яңа ел бүләге итеп фельдшерлык пункты бүләк иттеләр.
Яңа ел алдыннан Такталы авылында «Татарстан Республикасы халкына беренче санитар-медик ярдәм күрсәтүне камилләштерү» программасы буенча төзелгән модульлы фельдшерлык пунктын ачу тантанасы булды.
Заманча итеп төзелгән авыл фельдшер-акушерлык пункты авыруларны кабул итү өчен барлык уңайлыклары булган иркен бинаны үз эченә алган. Бинаның мәйданы 62,5 кв.м. ФАП бу авыл җирлегенә кергән 301 кешегә хезмәт күрсәтәчәк. 2019 нчы елда авылда бәби туарга тора, димәк, аның әнисе хәзер уңайлы шартларда күзәтү астында булачак.
Республика бюджетыннан ФАП төзүгә 2,9 миллионнан артык сум акча бүлеп бирелде.
Әлеге мөһим вакыйга уңаеннан авыл халкын котларга бирегә район башлыгы Камил Гилманов, башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов, Аксубай үзәк хастаханәсе баш табибы Рөстәм Әхмәтшин һәм Кыш бабай белән Кар кызы да килделәр.
– Бүген яңа объектны тапшыру сезгә республика җитәкчелегеннән Яңа ел бүләге булсын. Заманча уңайлыклар тудырылган фельдшерлык пункты – бу авыл җирлегендә яшәүче татарстанлыларның сәламәтлеге турында кайгыртуны күз алдында тоткан программа. Татарстан президенты Рөстәм Минеханов һәм аның командасы ярдәме белән социаль программаларның ерак авылларга да килеп җитүе безнең өчен куанычлы хәл. Безнең районда да сәламәтлекне саклау, мәдәният, белем бирү объектлары күп ремонтлана һәм яңалары да төзелә. Авыл халкы турында кайгырту республика һәм район җитәкчеләре эшендә һәрчак өстенлекле юнәлеш алып торды, - дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов.
Яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылу белән Такталы авылы кешеләренә барлык аппаратура белән җиһазландырылган заманча яңа медицина учреждениесендә сыйфатлы хезмәт күрсәтеләчәк.
– 2012 нче елдан районда 11 модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелгән инде. Аларның барысы да заман таләпләренә туры килә. Бу ФАП та барлык медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән, шуңа күрә уңайлы шартларда медицина процедураларын, вакцинация, профилактик чараларны үткәрергә тулы мөмкинчелек бар. ФАП мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә уңайлы мохит тудыру таләпләрен дә истә тотып төзелгән: андый кешеләр иркенләп керә алсын өчен махсус пандус ясалган,- дип аңлатып үтте баш табиб Рөстәм Әхмәтшин.
Бу күңелле вакыйга уңаеннан такталыларны Иске Татар Адәмсуы авыл җирлеге башлыгы Энҗе Хөснуллина да котлап узды. Авыл кешеләренең күпчелеген пенсионерлар тәшкил иткән авыл өчен бу бина ашыгыч ярдәм бүлеге дә, шифаханә дә, хастаханә дә булып хезмәт итәчәген, иң беренче чиратта ул аңлый, әлбәттә.
ФАП кешеләрнең гомерен озайту һәм демографик хәлне яхшырту өстендә дә күп эш башкарыр дип өметләнә авыл башлыгы. Такталы халкы исеменнән ул башкарма ккомитеты җитәкчесенә төзү эшләрендә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде һәм подрядчы оешма эшчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.
– Безнең өчен бу чыннан да Яңа ел бүләге булды. Хәзер инде авырып алу да куркыныч түгел. Авыл күзгә күренеп яңара, бәлки әле яңа клуб та салып куярлар, - дип сүз алды авыл кешесе Хәлим Әхмәтҗанов. Ул кешеләр турында кайгыртканы өчен Татарстан Республикасы җитәкчелегенә һәм район башлыгына рәхмәтен белдерде.
– Безнең фельдшерыбыз Гөлназ бик әйбәт, өйгә килеп хәлебезне белә, дәвалый. Ул яхшы шартларда эшләүгә бик лаек. Хәзер без үзебез аның янына килеп йөрербез. Процедура бүлмәсе белән янәшә көтеп тору бүлмәсе дә бар, шунда килүчеләр белән рәхәтләнеп аралашырбыз да, дәваланырбыз да, – дип елмаялар пенсия яшендәге апалар Гөлсинә Ибәтуллина белән Җәмилә Гиниятуллина.
– 27 ел фельдшер булып эшләүче Гөлназ Сәгыйтова барлык җыелучыларны яңа бинага чакырды. Килгән кунаклар, авыл кешеләре фельдшер-акушерлык пунктын карап чыккач, уңайлы шартлар булуыннан канәгать калуларын белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев