Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Мәктәп яшендәге балалары булган гаиләләргә яңа түләү билгеләнде

Россия Президенты Владимир Путин 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларга бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы Указга кул куйды.

15 июльдән 6-18 яшьлек балалары булган гаиләләргә бер тапкыр бирелә торган түләү билгеләү өчен гаризалар кабул ителә башлый. Түләү күләме 10 мең сум тәшкил итәчәк.

Клиентлар хезмәте җитәкчесе Владимир Тимофеев бу түләүгә кем дәгъва итә ала һәм нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатты.

– Матди ярдәм бары тик ата-ананың берсе, бер опекун яки бер попечитель гаризасы буенча гына билгеләнәчәк. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында яки 2021 елның 15 июленнән 1 ноябренә кадәр ПФРга мөрәҗәгать итеп бирергә мөмкин, – дип билгеләп үтте ул.

Клиентлар хезмәте җитәкчесе сүзләренә караганда, түләү 6 яшькә җиткән балаларга да 2021 елның 1 сентябреннән дә соңга калмыйча тиеш. Ягъни баланың быел мәктәпкә бару - бармавына карамастан, гаилә түләү алуга дәгъва итә ала.

– 18 яшьлек балаларның туу датасына килгәндә, биредә әле аңлашылмаучанлыклар бар. Указда бу хакта берни дә юк. Шуны күздә тотарга мөмкин, 18 яшь 2021 елның 15 июленнән дә иртәрәк тулырга тиеш түгел, – дип билгеләп үтте Владимир Тимофеев.

Шулай ук 18-23 яшьлек балалар да 10 мең сум күләмендә матди ярдәм ала ала, әгәр баланың инвалидлыгы бар яисә сәламәтлеге чикләнгән булса һәм ул әле дә мәктәп программасын үзләштерүне дәвам итсә. Әлеге статуска 2021 елның 1 июленә ия булырга кирәк.

18 яше тулмаган, әмма алар мәктәптә түгел, ә урта һөнәри белем бирү йортларында белем алучы балаларга түләү тиешме, дигән сорауга Владимир Тимофеев бу матди ярдәм алырга комачауламаячак, дип җавап бирде.

– 18 яшькә кадәр мәктәп укучысы статусы һәм төп гомуми белем программасы буенча укуы тикшерелми. Әгәр бала балигълык яшенә җитсә, әмма ул әле аттестат алмаса, мәктәптә укуын дәвам итә икән, түләү бары тик сәламәтлек буенча чикләүләр булганда гына тиеш, – дип басым ясады клиентлар хезмәте җитәкчесе.

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә була, яңа түләү бер генә тапкыр билгеләнә, ягъни аны кабат алырга ярамый. Ул дәүләт ярдәменә мохтаҗ булу-булмауга карамастан тиеш. Әгәр гаиләдә 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге берничә бала бар икән, түләү аларның һәркайсына тиеш. Матди ярдәм алу өчен гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында яки ПФРга мөрәҗәгать иткәндә бирергә кирәк – ул автомат рәвештә билгеләнмәячәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев