Мәктәп укучылары «Мин ГТО рәсемен ясыйм» рәсемнәр бәйгесендә катнаштылар
18 гыйнвардан 29 гыйнварга кадәр «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының 90 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Аксубай районының «ГТО» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының тест үзәге яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә оештырган рәсем конкурсы узды.
Анда катнашу өчен 5-8 сыйныф укучылары чакырылган иде.
Укучылар конкурс нигезләмәсе буенча биремнәрне үтәүгә актив кушылдылар. Оештыру комитетына кергән эшләр төрле техникада – карандаш, буяу, фломастер, акбур белән башкарылган. Жюрига җиңүчеләрне билгеләү җиңел булмады.
Беренче урынны Иске Ильдеряк мәктәбе укучылары – Зарина Убейкина һәм Екатерина Белова бүлеште. Икенче урында Савгач мәктәбе укучысы – Арина Власова, өченчедә – Яңа Дума мәктәбе укучысы – Зәйнәп Гатауллина. Оештыру комитеты шулай ук Иске Ильдеряк мәктәбе укучысы Василий Зольников эшен дә билгеләп үтте.
Барлык җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм сувенирлар белән бүләкләнәчәк.
Фото: яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев