Мәккә мәчетенә Изге Коръәннең яңа басмалары китерелгән
Согуд Гарәбстанында Рамазан аена һәм изге айның гомрә сезонына әзерлек эшләре тәмамлана.
Согуд Гарәбстанында Рамазан аена һәм изге айның гомрә сезонына соңгы әзерлек эшләре тәмамлана. Ике изге мәчет эшләре буенча генераль идарә Мәккәнең Тыюлык мәчете китапханәсен тулыландырды.
Бирегә The King Fahd Complex нәшрият комплексында басылган 150 000 яңа Коръән алып килделәр, дип хәбәр итә Россия Мөфтиләр шурасы сайты.
Covid-19 пандемиясе чорында изге мәчетләрдән изге Коръән нөсхәләрен алып тордылар.
Хәзер әл-Харам мәчетенә күрмәүчеләр һәм хаҗилар өчен Брайль шрифтында җитәрлек күләмдә Коръән нөсхәләре китерелгән. Шулай ук изге Китапны уңайлы урнаштыру өчен киштәләр куелган.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев