Мюд волонтерлары Аксубай волонтерлары белән берлектә эшлиләр: яшеренү челтәрләре үрәләр һәм гуманитар ярдәм җыялар
Мюд поселогы авыл клубында узган елның ноябрь уртасыннан яшеренү челтәрләре үрү оештырылды.
Ай ярым эчендә авылның уңган хатын-кызлары тугыз яшеренү челтәре үрделәр. Параллель рәвештә биредә МХОдә катнашучыларга ярдәмгә акча җыю да оештырыла: ноябрь-декабрь айларында 67 мең сумнан артык акча җыелган иде. Яңа ел бәйрәмнәреннән соң Аксубай районыннан гуманитар ярдәм кәрванын оештыру өчен авыл халкы уртак копилкага инде 32 мең сум акча җыеп, Аксубай шәһәр тибындагы бистәсенең Яшьләр үзәгенә тапшырганнар. Солдатларга ярдәм итү өчен акча җыю бүгенге көндә дә дәвам итә.
Гыйнвар башыннан Мюд авыл җирлеге хатын-кызлары янә яшеренү челтәрләре үрүгә керештеләр. Өчне үргәннәр, ял көннәрендә дүртенчесен үрүне башлаганнар.
– Гуманитар ярдәм җыюга поселок һәм күрше Ахматка, Мокшино авыллары халкы да кушылды, – ди авыл клубы методисты Ольга Жукова. – Челтәрләрне хатын-кыз волонтерлар төркеме оста үрә. Беренче карашка җиңел һәм гади кебек тоелган бу мөһим эш тә үзенчәлек һәм осталык таләп итә. Челтәрләр дә, материал да халык акчасына сатып алына бит. Һәм безгә Аксубайдан материал һәм челтәр бирелгәндә, без сыйфат өчен халык алдында да, МХО катнашучылары алдында да җаваплы икәнебезне аңлыйбыз.
Аксубай шәһәр тибындагы бистәсе волонтерлары әйтүенчә, анда челтәрләрне бөтен районнан алып киләләр, Мюд хатын-кызлары кулы белән үрелгән челтәрләр һәрвакыт пөхтә итеп башкарылган, димәк һәр челтәр Ватанны яклаучылар өчен ышанычлы яшеренү чарасы булып хезмәт итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев