Мюд поселогы клубында матәм чарасы үткәрелде
Авыл мәдәният учагында шул рәвешле Бесланда һәлак булганнар турында искә алдылар
Клуб һәм китапханә хезмәткәрләренең уртак акциясе җимергеч, юк итүче явыз террорчылык турында сөйләүдән башланды.
Очрашуда катнашучыларга Бесланда булган вакыйгалар – тоткыннар, шул исәптән балалар да кичергән өч көнлек тәмуг, газаплар һәм мәсхәрәләүләр турында документаль кадрлар күрсәтелде. Чарада катнашучылар Бесланда корбан булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Акция азагында балалар һавага сабыйның саф күңелен символлаштыручы ак шарлар очырып җибәрделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев