Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Минзәлә районында һәлак булган Әхәт Насретдиновны искә алдылар

Бикбул авылына Төбәкара хәрби-патриотик һәм иҗади фестивальгә Аксубай районыннан сугышчы-интернационалист Әхәт Насретдинов исемендәге КамАЗ килде.

Автомобиль Яр Чаллының ДОСААФ автомәктәбенә карый, анда хәрби хезмәткә чакырылганчы якташыбыз Әхәт Насретдинов укыган. Бу – булачак армиягә чакырылучыларны йөртүче уку машинасы, аларның күбесе, Әхәт кебек үк, автобатальоннарда хезмәт итә, көн саен шәһәр буйлап йөри. Аңа “Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Насретдинов Әхәт Габдулла улы исемендәге автомобиль” дип язылган. Моны полкташлары шулай дип хәл иткән һәм автомәктәп җитәкчелеге аларның тәкъдимен хуплаган.

Күп еллар элек мин Яр Чаллы сугышчы-интернационалистлары белән таныштым, алар ике тапкыр Әхәт Насретдиновның туган авылы Яңа Ибрайда истәлекле чаралар оештырдылар. Мәрхүм дустының туган ягына полкташларын Азат Әхмәтханов алып кайтты. Якташыбыз белән алар Яр Чаллы автомәктәбендә курсларда укыганда дуслашканнар, бергә хезмәт иткәннәр.

Азат Термезда дустын ничек очратканын әле һаман да дулкынланып искә ала.

–Бары тик хәрби хезмәт узганнар гына чит илдә якташны, өстәвенә дусны очратуның нәрсә икәнлеген аңлый ала. Без хәтта аның белән бер машинада кундык. – Аның белән бергә булу өчен мин аны безнең автоколоннага күчерүне сорадым, – дип сөйли Азат. – Соңгы тапкыр күрешкәч, төне буе күз йоммадык, Әхәт туган телендә шигырьләр укыды, бер-беребез белән планнарыбыз белән уртаклаштык, хәтта бер-беребезнең туенда шаһит булуыбыз хакында килештек.

Бердәнбер көнне автоколонна дошман утына тотыла, Әхәтнең КамАЗы өченче колоннада бара, снайпер ядрәсе аның йөрәгенә эләгә, егетне медсанчастькә кадәр алып киләләр, тик коткарып кала алмыйлар. Әхәт Насретдинов 1988 елның 16 июнендә, Баграмадан биш чакрым ераклыкта батырларча һәлак була.

2014 елда Азат Әхмәтханов бер төркем сугышчы-интернационалистлар белән бергә, кайчандыр сугыш юллары буйлап узган, әмма хәзер инде тынычлык хөкем сөргән юллар буйлап узар өчен, Әфганстанга барган һәм дусты һәлак булган урында да булган. Әфган җиреннән ул, Әхәтнең җаны тыныч булсын өчен, Яңа Ибрайга, дустының әти-әнисенә бер уч туфрак алып кайткан.

36 ел дәвамында Азат һәм аның полкташлары Әфганстанда хезмәт иткән еллары турындагы истәлекләрне саклыйлар, һәлак булган иптәшләрен искә алалар. Әле тагын аларның әти-әниләренең хәлләрен белешеп торалар. Кайчандыр совет солдатларын хәрби бурычка һәм антка тугрылык, җирле халыкка күрсәткән ярдәм һәм чын солдат дуслыгы өчен ихтирамлы итеп “Шурави” дип атаганнар.

Минзәлә районында өченче тапкыр уза торган “Батырлар төбәге” фестивале барлык Союздаш республикалардан сугышчы-интернационалистларны берләштерә. Һәм бу бердәнбер фестиваль, анда хөрмәтле кунаклар булып сугышчыларның әниләре тора. Аларның барысын да Әфганстан берләштерә: элеккеге солдатларны, ә хәзер инде чәчләренә чал кунган сугышчы-интернационалистларны, уллары һәм кызлары өчен тугыз ел дәвамында дога укыган аналарны.

Ә шуравиның бүгенге көнгә кадәр уенда Кабул-Герат-Джелалабад-Пули-Хумри маршруты. Алар автобатальон турында истән чыгармау гына түгел, ә Әфган сугышы кайтавазын яшь буынга җиткерү, төрле патриотик һәм әхлакый чаралар оештыруны намус эше дип саныйлар.

Фестивальне ачып, Минзәлә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов та моны шулай дип билгеләп үтте.

– Үз тарихын белмәүче халыкның киләчәге өметсез. Шуңа күрә мондый чараларның киләчәк буыннар өчен әһәмияте зур, – дип билгеләп үтте башкарма хакимият органы вәкиле.

Фестивальгә Чечен сугышы ветераннары да, бу гади булмаган вакытта Ватанга тугрылыклы булуны үзенең бурычы дип санаучы гади хезмәткәрләр дә килгән иде.

Фестивальдә Башкортстанның халык артисты Рөстәм Малик, «Ык дулкыннары» ансамбле башкаруындагы җырлар, шагыйрә Зөләйха Закированың патриотик шигырьләре яңгырады.

Милли уеннар да, спорт ярышлары да оештырылды.

Шурави янә Әхәт Насретдиновны искә алды – полкташлар гер күтәрү буенча ярышлар оештырып, аның исемендәге кубокларны гамәлгә куйдылар. Алар киләчәктә үзләренең хәрби бурычларын үтәп, Ватан мәнфәгатьләрен якларга тиешле көчле, батыр егет-кызларны бүләкләделәр.

Роберт Кәримов фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев