Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Миңнеханов Мәскәүдә XXI Халыкара мөселман форумында катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә узган XXI Халыкара мөселман форумында катнашты.

Форумның темасы: «Глобальләшү чорында тынычлык һәм ышаныч: хәзерге заман проблемаларына ислам карашы». Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында мөселман дөньясының глобаль халыкара мөнәсәбәтләрдәге әһәмиятен ассызыклады. Ул билгеләп үткәнчә, Россия инде ике дистә елдан артык Ислам хезмәттәшлеге оешмасында күзәтүче булып тора һәм ислам ил тарихының һәм мәдәниятенең аерылгысыз өлеше булып тора.

Татарстан Рәисе шулай ук Россия Президентының кушуы буенча «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик күзаллау төркемен җитәкләвен әйтте. Ул сәясәтчеләрне, галимнәрне һәм дин эшлеклеләрен берләштерә.

Моннан тыш, Миңнеханов Казанның 2026 елда «Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» исеменә лаек булуын билгеләп үтте. Ул форумда катнашучыларны ТР башкаласына чакыруын белдерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев