Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Министрлар Кабинеты авыл ипотекасы программасына ярдәм өчен тагын 7 млрд сум бүлеп бирде

Россия Хөкүмәте авыл җирендә торак төзү яки сатып алу өчен бирелә торган ташламалы 3 процентлы ипотека ставкаларын субсидияләүгә өстәмә рәвештә 7 миллиард сум бүлеп бирде.

Бу хакта РФ Премьер-министры Михаил Мишустин әйткән.  Министрлар Кабинетының Telegram-каналында шул хакта хәбәр ителә.

«Аңа өстәмә рәвештә 7 миллиард сум бүлеп бирәбез. Бу акчалар кредитларның ташламалы шартларын 3 процент кына итеп саклап калу өчен тотылачак», – диде Министрлар Кабинеты башлыгы.

Әлеге сумманың яртысы яңа кредитлар бирүгә тотылачак, дип билгеләп үтелә. Займнарны 17 меңгә якын гаилә ала алачак. Калган акчалар элек бирелгән 100 меңнән артык кредитны субсидияләүгә тотылачак.

Мишустин сүзләренә караганда, өстәмә акчалар авыл ипотекасын, отышлы ставканы саклап калып, кулай бәядән итәргә, шулай ук аны яңа заемчыларга ташламалы шартлар белән рәсмиләштерергә ярдәм итәчәк.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев