Минималь хезмәт хакы күләме артты
2022 елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь хакы күләме артты.
Россия Федерациясе территориясендә ул аена 13 890 сум дәрәҗәсендә билгеләнде. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәсе Координация советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында Килешү төзелде.
Килешүгә нигезләнеп, 2022 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында минималь хезмәт хакы күләме аена 16 700 сум күләмендә билгеләнә.
Татарстан Республикасы территориясендә эшләүче һәм оешма – юридик зат, республика территориясендә эшчәнлек алып баручы шәхси эшмәкәр белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучы икътисадның бюджеттан тыш секторы хезмәткәрләренең айлык минималь хезмәт хакы (компенсация һәм кызыксындыру характерындагы түләүләрне дә кертеп) 16 мең 700 сум күләмендә билгеләнгән.
Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре өчен минималь хезмәт хакы «Хезмәткә түләүнең минималь күләме хакында»гы Федераль закон нигезендә билгеләнә (2022 елның 1 гыйнварыннан аена 13 890 сум күләмендә).
Хезмәт хакын түләү буенча билгеләнгән дәүләт гарантиясен тәэмин итүдә хезмәт законнарын бозуга юл куйган эш бирүчеләр административ җаваплылыкка тартыла. Татарстан халкы хокуклары бозылганда Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясенә, шулай ук прокуратура һәм судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев