Миңнеханов «Тоталь диктант»ны Татарстан халыклары телләрендә уздырырга тәкъдим итте
Рөстәм Миңнеханов «Тоталь диктант» проектына кызыксыну артуын да искәртте.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рус телендәге «Тоталь диктант» һәм татар телендәге «Татарча диктант» үрнәкләре буенча республика халыклары телләрендә диктантлар уздырырга тәкъдим итте.
Әлеге фикерен Рөстәм Миңнеханов иҗади интеллигенция һәм Рус милли-мәдәни берләшмәсе активистлары белән очрашуында әйтте. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Берләшмә рәисе Ирина Александровская әйтүенчә, Татарстан Президенты белән узган элекке очрашуларда төбәктә уздырыла торган «Тоталь диктант»та катнашучылар санын арттыру мәсьәләсе каралган. Быел әлеге диктантта 19 824 татарстанлы катнашкан, аларның 7,3 проценты аны бишлегә язган. Мәйданчыкларның берсендә диктант текстын Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева укыды.
Рөстәм Миңнеханов «Тоталь диктант» проектына кызыксыну артуын да искәртте һәм татар телендә дә шундый ук диктант («Татарча диктант» — редакция искәрмәсе) булуын әйтте.
Татарстан Президенты республикада яшәүче чуваш, удмурт, мари һәм башка халыкларның телләрендә дә шундый ук диктантлар уздыру мәсьәләсен карарга тәкъдим итте. Аның фикеренчә, «мондый акцияләр милли телләрне, күпмилләтле илебезнең һәм аның төбәкләренең халыклары мәдәниятен популярлаштырырга ярдәм итәчәк».
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев