Миңнеханов: Татарстанда ковид белән авыручылар бер атнада 23 процентка кимегән
Аның сүзләренчә, мәктәпләрдә дә вазгыять яхшыра.
Татарстанда бер атна эчендә яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны 23 процентка кимегән.
«Соңгы атнада статистика күрсәткәнчә, республика буенча Covid-19 инфекциясе белән авыручылар саны бу атнада 23 процентка кимегән. Ләкин, шуңа да карамастан, чир беркая да китмәде, ул безнең белән янәшә», — диде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә.
Татарстан Президенты шулай ук кабат вакцинация срогы җиткәнен искә төшерде һәм үзеңне һәм якыннарны сакларга өндәде.
Ул вазгыятьнең тотрыклануы, әмма авыручылар саны көн саен югары булып кала — 2300 дән артык кеше, диде. Санитар-эмидемиологик таләпләр коллективларда элеккечә кала, ниндидер йомшартулар юк.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, мәктәпләрдә дә вазгыять яхшыра. Карантиндагы сыйныфлар саны азайганнан-азая бара. «Иртәнге фильтрлар яхшы нәтиҗә бирә», — дип өстәде ул.
ТР Президенты сүзләренчә, сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә йөкләнеш шулай ук бераз кими. Ул белдергәнчә, Сәламәтлек саклау министрлыгы планлы ярдәмне һәм халыкны диспансерлаштыруны яңарта.
«Сәламәтлек саклау министрлыгы планлы ярдәмне яңарту һәм халыкка диспансеризация уздыру турында карар кабул итте. Бик җитди мәсьәлә, без ковидка гына зур игътибар бирү нәтиҗәсендә үлем күрсәткечләре артуын күрәбез», — дип йомгаклады ул.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев