Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Миңнеханов: Нефть дәвере тәмамлану Татарстанның киләчәге өчен куркыныч тудырмый

ТР Президенты республиканың төп бурычы нефть химиясе продукциясен максималь рәвештә яңадан эшкәртү булуын әйтте.

Нефть дәвере тәмамлану Татарстанның киләчәге өчен куркыныч тудырмый. Бу хакта республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб утырышында әйтте.

«Барыбыз да яңартыла торган энергия турында сөйлибез, әмма аннан башка нефть химиясе һәм газ бар. Бик күп продукция углеводород чималыннан җитештерелә. Безнең бурыч — нефть химиясе продукциясен эшкәртүне максималь тәэмин итү. Бездә авиация производствосы үсеш ала, Казан авиация заводын тулысынча модернизацияләү бара, Казан вертолет заводы җитди модернизацияләнгән, КАМАЗ буенча зур планнар бар», — дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, Татарстанның нефть запаслары зур, расланган сәнәгать һәм чыгарыла торган запаслар миллиард тоннага якын, югары үзлекле һәм битумлы нефть буенча ресурслар 7 млрд тоннага кадәр.

«Иң мөһиме, безнең Иннополис бар, ул илнең иң эре ИТ-үзәкләренең берсе булачак, анда алга таба үсеш планнары бар. Безнең белән берни дә булмаячак, нефть тә эшкәртеләчәк — миндә ниндидер курку юк», — дип йомгаклады Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, энергияне кояш батареяләре һәм җил парклары белән алмаштыруга таба барырга кирәк, әмма әлегә углеводород чималы кыйммәте киләчәктә ягулык буларак, ә нефть-газ химиясе өчен чимал буларак үсәчәк.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев