Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Мин коткаручы булыр идем…

Бүген без “Журналист һөнәрен алмаштыра” дип аталган яңа рубриканы тәкъдим итәбез. Исемлекнең беренче битен “Коткаручы” һөнәре ачып җибәрә, чөнки иртәгә Россиядә көчле рухлы, чын ир-ат сыйфатларына ия булган ир-егетләребезнең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. 

Шуңа күрә иртәгә бәйрәм дигән көннең  иртәсе минем өчен Аксубай янгын-коткару гарнизонында башланып китте.

Биредә кырыс тәртип урнаштырылган. Керү ишеге төбендә кизү торучы безне каршы алып, мине озатып йөрүче районның баш коткаручысы Руслан Ибляминовка район хәлен аңлатып бирде

– Кизү торучы сменасын тапшырырга әзерләнә, - дип сөйли баш коткаручы.– Бездә таләпләр катгый – идәннең чисталыгыннан башлап һәрбер килеп туган хәлгә опертив якын килү осталыгы сорала. Бер эшкә дә төп һәм икенчел мәсьәлә итеп карарга ярамый.  

 Бу көнне Сергей Васюткин җитәкчелегендәге каравыл тәүлек буе кизү тора. Каравыл җитәкчесеннән башка тагын бүлек командиры Илдар Шакиров, янгын сүндерүче  Риназ Галләмов, диспетчер Сергей Баглай, машина йөртүчеләр  Ленар Мингалиев  һәм Җәмил  Хөснетдинов бар. 

Янгын һәм юл хәрәкәтендә килеп туган төрле хәлләр турындагы хәбәр Бердәм диспетчер хезмәтенә (ЕДДС) килеп ирешә. Хәбәрләр берьюлы ике номердан -  01 яки 112 номерыннан кабул ителә.

Ел башыннан «01» һәм «112» номерларына 2130хәбәр алынды. Коткаручылар янгын сүндерүгә 30 тапкыр, юл-транспорт һәлакәтенә – 15, чүп һәм коры үлән януны сүндерүгә – 50 тапкыр чыккннар. Янгыннан зыян күрү 7 миллион сумны тәшкил итсә, 100 миллион сумлык мөлкәт коткарып калынды.

Шалтыратучыны ике номердан да ишетәләр, чөнки телефон янында ике диспетчер кизү тора: алар килеп туган хәлне тиз арада бәяләп, вакыйга урынына кирәкле чараларны тиз арада оештырып җибәрәләр. Кызганыч,бүгенгедәй   иртәнге тынычлык биредә сирәк була  шул.


 Гараж бинасында автомобильләр рәте тезелеп киткән. Аңлатып үткәнчә, аларның икесе – “сугышчан” режимда, берсе-резервта тора. Әгәр халык күп булган урында, мисалга, белем бирү яки социаль учреждение биналарында хәвеф-хәтәр килеп чыкса, бәланың күләменә әһәмият итмичә, алты техника берәмлеге юлга кузгала (районда янгын сүндерү частеннан башка ДПО лар да бар).

Янгын сүндерү машинасының цистернасында 7,5 тонна су булуын һәм янгынның көчлелегенә һәм су тапшыру куәтенә карап ул суның бары тик 11-15 минутка гына җитүен беләм.

Шуңа өстәп, янгын сүндерү машинасы – ул әле цистерна гына түгел, аның тагын җиһазлар өчен өч бүлеге бар – автоһәлакәтләр килеп чыкканда кирәк булган җиһазлар, брандспойтлар белән янгын сүндерү бияләе һәм хәтта янгын урынын сүтеп алу өчен багорлар да.

   – Әгәр район буенча бар да тәртиптә булса нишлисез? – дигән “чәнечкеле” соравымны бирәм мине озатып йөрүче баш коткаручыга.

Ә ул минем соравыма елмаеп: “Йокламыйбыз, менә карагыз“, дип мине керү бүлмәсендәге коткаручыларның көндәлек режимы язылган стенд янына алып килә. 24 сәгатьнең һәр минуты төгәл бүленгән: кизү торуны кабул итеп алу, өйрәнү күнегүләре, аш вакыты...

Каравыл башлыгы миңа үзенең конспектлар дәфтәрен күрсәтә. Мәктәптә укыганда да бу кадәр язганым юк иде, ди ул шаяртып. Янгында зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү, автоһәлакәтләр вакытында кыласы гамәлләр һәм башка бик күп  кирәкле ярдәм күрсәтү чаралары турында лекцияләрне гарнизон начальнигы да, каравыл башлыгы да, бүлек командиры да үткәрә. Биредә укулар өчен әзерләнгән бүлмә дә бар хәтта.

Янгын сүндерү күнекмәләрен өйрәнә торган махсус лабиринтлы камераны миңа күрсәтмәделәр. Коткаручы булып эшләүчеләрнең берсе миңа кислород маскасын ничек кулланырга кирәклеген аңлатты. Һәр масканың үз хуҗасы бар. Махсус шкафта сакланган маска салынган сумка белән янәшә аның тикшерү датасы күрсәтелгән паспорты да салынган.

”Тикшерү үтмәү”нең бәясе – коткаручының гомере өзелүгә сәбәпче булырга  мөмкин. Биредә кислород баллоннары да саклана, алар да “ сертификацияләнгән”.

 Янгын очракларында ут эченә өчәр кеше керү каралган. Кислород унбиш минутка җитә, шуңа дүртенче коткаручы  тышкы якта әзер тора. Кислород дәрәҗәсе бетү чигенә җиткәч, куркыныч зонаны калдырып чыгу турында сигнал килә. Һәркайсының үз рациясе бар. Янгында маска куллануның көне һәм вакыты аерым җурналга теркәп куела.

Маска киеп өйрәнүләр вакытында кан басымы күтәрелә яки йөрәк тибеше ешая икән, бу күрсәткеч эштән читләштерүгә сәбәп булып тора, чөнки  гадәттән тыш хәлләр физик яктан әзерлексез булмаганнарны аямый. Менә шуңа күрә дә коткаручы хезмәтен башкаручылар һәр көнне спорт белән шөгыльләнәләр дә инде. Үземнең мускулларыма карыйм: мин бер дә “коткаручы“ түгел!

Яңадан гараж бинасына төшәбез: автомобильләрне ялтырап торуга кадәр чистарталармы икән? Һәм минем төрле якка караганымны күреп, берсе соравын бирә: тиз шуып төшү баганасын эзлисезме? Бездә ул юк!

– Чынлыкта, булса бик әйбәт булыр иде, – дип сөйли Руслан Минәсхәт улы. – Ул безгә беренче катка тиз арада төшеп җитү мөмкинлеген бирер иде. Әмма бина 1993 елда төзелгән һәм проектта ул каралмаган.

 Гараж бинасында махсус киштәләрдә форма һәм саклау пыялалары белән каскалар ята. Минем максат – коткаручы киемен киеп карарга һәм кислород баллоны авырлыгын үлчәргә.

– Корабта хатын-кыз бәхетсезлек китерә, кебек ышанулар бармы сездә? – дип кызыксынам каравылда торучыдан. Әмма шунда ук миңа җавап бирәләр: коткаручы – ир-ат эше, хатын-кызлар башкаларны коткару өчен үз гомерләрен куркыныч астына куярга тиеш түгел, аларның эшләре башка – балалар үстерү һәм тормыш иптәшләрен эштән каршы алу. 

Минем өчен зур булган форманы киеп карыйм. Миңа шунда ук каска астына баслык асты һәм хәрби сырма киеп карарга тәкъдим итәләр.

– Ә кием аша су үтеп кермиме? – дип сорыйм коткаручылардан.

– Юк, әмма янгында болай да кызу, тирләп чыгасың әле, – дип җавап бирәләр алар.

Әмма бераз хәйләлиләр дә, чөнки кыш көне янгыннан соң өс киеме кайчакта боз белән каплана.

– Ә сез янгыннан соң авырыйсызмы? – дигән сорау ны бирәм.

– Бездә авырырга ярамый, – дип җавап кайтара баш коткаручы, – каравылда җиде кеше булырга тиеш, берсе юк икән – димәк, тыл ябылмаган.

Иртәнге 7 сәгать 45 минутка каравылга килүчеләр алар янында “яңа кеше“ булуына да, аның хатын-кыз булуына да гаҗәпләнәләр.

Каравылны тапшыручы кизү торуныңтыныч үтүе турында хәбәр итә. Мин биш килограмм авырлыктагы форманы киеп һәм аркама җиде килограммлы баллонны асып, өйрәнү сигналы тавышына чираттагы кадрны ясарга йөгереп чыкканда, башыма коткаручыларга хәвеф булган урынга киенеп чыгып китәргә ничә минут вакыт кирәк икән, дигән уй килде.

– 48 секунд – ди, гарнизон начальнигы Руслан Ибляминов, миңа секундомерны күрсәтеп. Ә коткаручылар инде үз “эшләрендә”. Алар миңа авария вакытында кулланыла торган җиһазны эшләтеп күрсәтәләр. Генераторны кабызу белән гидравлик кайчылар 8 миллиметрлы арматураны кисеп тә ала. Шул рәвешле алар  тагын бер “планнан тыш” өйрәнү күнекмәләрен ныгыттылар.

…Мин гарнизон капкасыннан чыкканда урамда йомшак ак кар ява иде. Аксубай халкы эшкә ашыга. Редакциядәге эш урыныма мин тагын бер яңа һөнәрне үземдә сынап карау теләге белән кайттым. Анысы нинди буласын вакыт күрсәтер.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев