Мин аны һаман көтәм
Сергей Леонтьев өч тапкыр Чечен республикасында булган, өч тапкыр махсус хәрби операциядә контракт төзегән
Сергейның дусларында ярты район иде, ә ярты район аны гадилеге, яхшы күңеллелеге һәм теләсә кайсы минутта ярдәмгә килергә әзер булуы өчен хөрмәт итте.
Аның күрше районнарда да танышлары, дуслары күп иде, ә студент елларында ярты башкала кешесе белгән.
Позитив, шаян, аралашучан, ачык йөзле һәм беркатлы.
Сергей интеллигент гаиләдә туган. Әнисе – Наталья Сергеевна, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Савгач мәдәният йорты директоры булып эшләгән. Әтисе – Геннадий Павлович, Савгач мәктәбе директоры иде. Сергей бердәнбер ул һәм онык булуга карамастан, аны бик кырыс тәрбияләгәннәр, укуы өчен дә, иҗтимагый эшчәнлеге өчен дә аерым таләп булган.
– Безнең өйдә һәрвакыт бер төркем малайлар, сыйныфташлары, дуслары була торган иде. Яшермим, Сергей бөтен нәрсәдә башлап йөрүче иде, мәктәп елларында да, институтта да аның тирәсендә һәрвакыт кешеләр булды. Аның бөтен дуслары минем өчен шулкадәр якын, хәтта кайчакта: мин алар белән бергә укымадыммы икән, дип уйлап куям, – дип сөйләде үзендә елмаерга көч һәм сабырлык табып, Сергейның әнисе.
Мәктәп, үсмерлек һәм мөстәкыйль тормышка аяк басу елларын искә төшерү өчен гаилә альбомнары гына калган. Әмма Наталья Сергеевна улының тормышыннан вак-төягенә кадәр һәр көнне искә төшереп сөйли ала. Әтисе Сергейны укытучы итеп күрергә теләгән, ләкин ул начар укымаса да, күбрәк мәдәнияткә тартыла. Үсә төшкән саен, күбрәк клубта әнисе белән була, спектакльләрдә уйный, үзлегеннән гитарада һәм клавишларда уйнарга өйрәнә. Ә һөнәр сайларга вакыт җиткәч, Казан мәдәният институтына бик җиңел генә укырга керә.
Мөмкинлек булган саен, әтиәнисе аңа һәм курсташларына авыл күчтәнәчләре алып, улларының хәлен белергә, уңышлары белән кызыксынырга баралар – 90 нчы елларда шәһәрдә яшәү җиңел булмый.
–Бервакыт Сергей өйгә көтмәгәндә кайтты. Бу вакыт эшсезлек чоры иде, мин аңардан ярымшаяру белән, моннан бер атна элек кенә кайткан идең бит, дип сорадым. Ул, сагындым дип, шаяртып җавап бирде. Шул кайтуында ул аеруча сүзчән булды, тәкъдим иткәннәрнең барысын да алды, тозлы әйберләрне дә, кайнатмаларны да, ә элек, алмый, баш тарта иде. Дөреслек көтмәгәндә ачылды. Ул киткәннән соң, кунакка аның балачак дусты Лиля килде, без аның белән чәй эчтек, ул эшләре белән ашыкты, һәм мин дә аның артыннан киттем. Без янә авыл советында очраштык, анда ул, Сергей армиягә киткән, ә мине хәтта озату кичәсенә дә чакырмады, дип сөйләде, – дип дәвам итте Наталья Сергеевна.
Мондый хәбәрдән югалып калган ана өенә йөгерә, тиз генә җыенып, юлга чыга, Казанда ул улының үз-үзен тотышын аңлатырга тырыша – деканатта да, военкоматта да, милициядә дә була. Улы институтның өченче курсыннан армиягә үз теләге белән китә, укуда да, закон белән дә аның проблемалары булмый.
Курсташлары да аптырашта калалар: ул бит барысын да туган көненә чакырган була! Кемдер аңлап алып: синең бит туган көнең июльдә дигәч, тапкыр Сергей: билгеләп үтмәдек бит, дип җавап бирә. Тик табыннан соң саубуллашканда гына, иң якын дусларын иртә белән хәрби комиссариатка озатырга килергә чакыра.
Өенә кайткач, Наталья Сергеевна улының мендәре астында повесткага тап була. Ул әти-әнисен борчырга теләмәгән, ләкин инде нидер уйлаган икән, ул аны һәрвакыт ахырына кадәр җиткергән.
Сергей Томскта хезмәт итә, сержантлар мәктәбен тәмамлый. 1996 елның маенда сержант исемендә «бик яхшы» дигән гомуми бәяләү белән Кемерово шәһәренең хәрби частенә ТСО операторы итеп күчерелә. Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларыннан 1997 елның ноябрендә демобилизацияләнә, ә декабрьдә Мәдәният академиясендә укуын дәвам итә.
1998 елда ул педагог-оештыручы дипломы ала. Хәтта белгечлеге буенча Лаеш районы лицеенда да эшли. Ләкин күңеле кече ватанына тартыла.
Сергейның йөз төрле осталыгы була – музыка коралларында виртуоз рәвештә уйнаган кебек үк, ул эш кораллары белән дә оста идарә итә. Һәм һәрвакыт: «Мин бит Сергей, миндә барысы да бабам Сергейдан күчкән», дияргә ярата. Чыннан да, ул күп яклап бабасына охшаган була, аның белән горурлана, аңа соклана. Шулай булмыйча, әнисе ягыннан бабасы Фин, аннары Бөек Ватан сугышын узган. Сергей һәрвакыт форма кияргә хыяллана. 1999 елның сентябрендә ул район эчке эшләр бүлегенә, участок уполномоченные вазыйфасына хезмәткә керешә. ЭЭМ бүлеге коллективы, милиция ветераннары аны үз эше өчен җан аткан, җаваплы һәм башкаручан хезмәткәр буларак хәтерлиләр. Өлкән лейтенант Сергей Леонтьев районда хокук тәртибен тәэмин итүгә үз өлешен кертә, коллективның иҗтимагый тормышында актив катнаша. Әмма күңеленнән ул артист булып кала, үзенең иҗади потенциалын массакүләм мәдәни чаралар вакытында, район сәхнәсендә күрсәтә.
Эчке эшләр бүлегендә хезмәт иткән вакытта Сергей Леонтьев өч тапкыр Чечен республикасында командировкада була. ЭЭМ системасында биш ел хезмәт иткән чорда ул “Россиядә хезмәт иткән өчен”, “Бурычка тугрылык өчен”, “Хезмәттә аерылып торган өчен”, ике “Хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы”, ике «Төньяк Кавказда хезмәт иткән өчен» күкрәк билгеләренә, «Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруга 15 ел» юбилей медаленә лаек була.
–Аның белән разведкага барырга да, бәйрәм өстәле артында утырырга да була иде, – дип сөйли Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илгиз Алмакаев. – Ул табигате буенча чын патриот иде. Кыенлыкларга карамастан, беркайчан да тормыштан зарланмады, башкаларны һәрвакыт оптимизм белән дәртләндерә, барысын да кунакка чакыра иде.
2018 елның апреленнән Сергей Леонтьев газ җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау буенча слесарь булып эшли. Ул сугыш ветераннарының хәрби туганлыгын югары бәяли. Туган авылы Савгачта хәрби хәрәкәтләр сугышчыларына багышланган стела төзү инициаторы була. Бу монумент 2021 елның июлендә Сугышчан хәрәкәтләр ветераннары көне кысаларында ачылды. «Ватанга хезмәт итәм» иҗтимагый оешмасы ветераннары һәм мәктәп укучылары, авыл кешеләре, барлык чакырылган кунаклар әлеге мемориалны ачу тантанасына җыелгач, ул чиксез шатланды. Үз акчасына ул ветераннар штабы өчен байраклар сатып алды һәм ялга кайткан саен монда килә иде.
Сергей югары сүзләрне яратмады, ләкин аның күңелендә һәрвакыт бабасыннан бирелгән сыйфатлар яши иде.
2022 елның сентябрендә ул үзе теләп СВОга китте. Әти-әнисенә, Чечняда бергә хезмәт иткән Чиләбе егетләренә ярдәм итәргә, өч айга гына, дип әйтә. Әмма өч айдан соң ярты елга тагын бер контракт төзи, ә аннары тагын берне. Ул «Шторм» отряды 6нчы танк полкының, 90нчы танк дивизиясендә хезмәт итә.
Ул 2023 елның августында өеннән соңгы тапкыр киткәндә, әнисенә фатиха бирүен сораган, гәрчә моңа кадәр гел каршы килгән булса да. Улы киткәннән соң Наталья Сергеевна улының үзен Чечняда һәм СВОда беренче ике контрактта саклап йөрткән иконкаларны онытканлыгын ачыклый. Ана йөрәге нык борчыла. Ә тагын Сергейның фаҗигале рәвештә һәлак булган улы Святослав белән очрашкан төшләр дә кергәли. Ул аларны яхшыга юрый, улының исәнлеге өчен һәм бакыйлыкка күчкән оныгы рухына догалар укый.
Ялга кайткан вакытларда Сергейның аш бүлмәсендә, тумбочкага терәлеп, яраткан пыяла чынаяктан кофе эчкәнен һәм мастерской янындагы участокта бергә утырткан бакча, планнары турында бертуктамый сөйләгәнен исенә төшерде. Сергей тәрәзәләр җитештерү һәм автосервис буенча башлаган эшен дәвам итәргә хыялланган. Соңгы тапкыр ул әнисе белән барысы турында да сөйләшә, әмма сөйләшеп туя алмый.
Соңгы китүендә аны дистәләрчә дуслары, авылдашлары, туганнары озатып калалар. Китәр алдыннан ул, мәңгелеккә аерылышуны алдан сизеп булса кирәк, һәркайсына истәлеккә нәрсәдер бүләк итә. Хәтта юлга киеп китәргә җыенган футболкасын салып, авылдашына бүләк итә. Сергей мөмкинлектән чыгып, әти-әнисенә, дусларына, танышларына шалтырата. Шулай килеп чыга ки, ЭЭМда хезмәткә керешкәннән соң, ул юридик белем алырга тели. Һәм бер ел миңа аның белән бергә юридик факультетта укырга туры килде. Бу ел эчендә без абыйлы-сеңелле кебек аралаштык, дуслар идек.
– Ничек хәлең, сеңлем? – дип, сүз башлый иде Сергей. Берничә тапкыр видеошалтырату буенча аның хезмәттәшләре белән дә, командирлар белән дә аралашырга туры килде. Сугышчыларның кәефе һәрвакыт күтәренке иде. Сергей да беркайчан да күңелсезләнмәде, “шоколад белән куертылган сөтне” шулкадәр хәтта өйдә дә ашаганым булмады, дип шаяртты. Азат ителгән территорияләрне, “Хаймарслар” кистереп узган урман полосасын күрсәтеп, кышка утын әзер, дип шаярта иде. Кыска гына сөйләшүләр вакытында Наталья Сергеевна улыннан эшләрнең ничек баруын һәм ни белән мәшгуль булуын сорагач, улы: “Барысы да яхшы! Ял итәбез”, дип җавап биргән. Ул чакта ана йөрәге бераз басыла төшә, ул: “Бәлки, безгә дә әтиең белән синең янга барып ял итәргәдер?” – дип шаярта.
Сергей фронттан чираттагы сугыш операциясе өчен бүләкләү тантанасыннан фото җибәргәч, анда барысы да горурланып үзләренең бүләкләрен күрсәтәләр, тик Сергей гына тыйнак булып калган. Газетада мәкалә язу өчен сугышчан юлы һәм бүләкләре турында сөйләвен сорагач, шаяртып: язар нәрсә юк, барысын да бүләкләделәр һәм мине дә, дип кенә җавап кайтарды. Берәүләр өчен ул Сережа, икенчеләр өчен – ”Химик”иде. Бу позывной аңа Чечен сугышында ук бирелгән була. Ә СВОда яшьләр аңа Сережа абый, дип эндәшкәннәр. Алар өчен ул дус та, әти дә булган. Алар өчен ул борчылган, аларга ярдәм иткән, аларны үз уллары кебек яклаган.
“Химик” элемтәгә чыкмагач, дуслары һәм туганнары арасында ыгызыгы башлана, әти-әнисенә шалтырата башлыйлар. Аларга төрлечә ярдәм итәргә, үзләренең борчуларын сиздермәскә тырышалар. Ләкин 2024 елның 24 мартында аның үлеме турында билгеле булгач, әти-әнисенә ахырга кадәр әйтмәделәр, көттеләр, өметләнделәр.
Сергей каты сугышлар барган Авдеевка янында хәрби бурычны үтәгәндә һәлак була, полкташлары һәлак булган сугышчыларны бер айдан артык яу кырыннан алып чыга алмыйлар. “Малый” позывнойлы сугышчы аның үлемен раслый һәм, Сергейның әти-әнисе белән телефон аша даими элемтәдә торып, бу кайгылы көннәрне алар белән бергә күтәрә. Ул әтисе урынына күргән «Сережа абыйсын» сугыш кырыннан үзе алып чыга.
Герой – Сергей Геннадьевич Леонтьевны соңгы юлга озатырга бөтен авыл халкы белән бергә, Россиянең төрле почмакларыннан аның дуслары да килде.Геройны соңгы юлга озатырга килгән халык агымы матәм митингы узган Хәрби дан мемориалыннан алып зиратка кадәр сузылды. Кешеләр һәм машиналар агымы – чиксез кебек тоелды.
Җирләүдән соң бер ай узгач, Сергейның курсташлары аның әтиәнисе янына, элеккеге кебек үк, тулы составта килделәр. Аларга аның турында үткән заманда сөйләү гадәти түгел иде. Алар искә алу мәҗлесенә дә бергә җыелдылар. Сергей аларны янә бергә җыйды.
–Нинди егет иде ул? – дип кызыксындым курсташларыннан.
– Чын кеше, ышанычлы дус, абый. Аның юктан табын корып, барысын бергә җыярга сәбәп табуы, кирәк булса – ярдәм кулы сузарга, якларга ашкынып торуы искиткеч иде. Кирәк булса, соңгы күлмәген дә салып бирергә әзер иде, – дип уртаклаштылар курсташлары. Дуслары, Сергей соңгы тапкыр киткәндә, аларның һәркайсыннан, әгәр берәр хәл була калса, әти-әнисен ташламауларын соравын таныдылар. Наталья Сергеевна аларның улының гозерен үтәүләре турында рәхмәт белән сөйли: ярдәмгә киләләр, хәлләрен беләләр, булышалар. Леонтьевларны шулай ук Сергейның хезмәттәшләре – газ хезмәткәрләре дә ярдәмсез калдырмыйлар.
– Башта күңелдә Сергей кайтачак, дигән өмет бар иде, көттек, аннары бушлык, инде көтәргә кеше юк, – ди Наталья Сергеевна. – Без түзәргә, сабыр булырга тырышабыз. Аллага шөкер, улыбызны туган җир куенына тапшырдык, ул чит җирдә калмады. Ләкин кичләрен тәрәзәдән карап, аның остаханәсендә ут күрәм һәм, ирексездән, менә хәзер ул керер дә, бергәләп сөйләшә-сөйләшә кичке аш ашарбыз, дип уйлыйм. Акылым белән барысын да аңлыйм һәм кабул итәм, әмма йөрәгем һәм күңелем белән аны һаман да көтәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев