Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Миграциягә бәйле вәзгыять тотрыклы

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенең миграция пунктында 2024 елның 9 аенда 61 вакытлыча яшәүче чит ил гражданы исәпкә куелган.

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенең Миграция пункты җитәкчесе полиция майоры Гөлнара Сөләйманова хәбәр иткәнчә, исәпкә кую процессында миграция законнарын үтәү кагыйдәләрен, тиешле документларны рәсмиләштерү тәртибен, вакытлыча яшәүгә рөхсәт, эшчәнлек алып баруга патент, шулай ук эш бирүчеләрнең чит ил гражданнары белән хезмәт мөнәсәбәтләре турында хәбәр итү тәртибе турында аңлатмалар биреп, профилактик әңгәмәләр үткәрелә.

2021 елда кабул ителгән закондагы үзгәрешләр нигезендә, килгән чит ил гражданнары дактилоскопик теркәү узарга һәм фотога төшәргә тиеш.

РФда миграция законнарының үтәлешен контрольләү һәм күзәтү өчен ЭЭМ хезмәткәрләре исәптә торучы затларга тикшерүләр уздыралар. Гыйнвардан сентябрьгә кадәр 68 тикшерү үткәрелгән. Нәтиҗәдә 9 административ хокук бозу ачыкланган: 4 очрак РФ КоАПның 18.8 маддәсе 1 өлеше буенча (РФга килү һәм РФда булу кагыйдәләрен бозу); 1 очрак РФ КоАПның 18.10 маддәсе 1 өлеше буенча (вакытлыча яшәү урынында теркәлү кагыйдәләрен бозу); 4 очрак РФ КоАПның 18.9 маддәсе 4 өлеше буенча (хезмәт эшчәнлеге кагыйдәләрен бозу).

Хокук бозучыларга карата 16 000 сум күләмендә административ штраф салу турында карар чыгарылган һәм алар тулы күләмдә түләтелгән.

21 чит ил гражданына карата Россия Федерациясе территориясенә керүне рөхсәт итмәү турында карар кабул ителгән.

– Аксубай районында этник диаспорлар вәкилләренең уңайлы яшәү урыннары юк. Шулай ук экстремистлык эшчәнлеккә катнашы булган юридик яки физик затлар, законсыз миграция оешмасы белән шөгыльләнүче трансмилли җинаятьчел төркемнәр ачыкланмады, – дип билгеләп үтте Гөлнара Сөләйманова. – Районда чит ил гражданнарының вакытлыча яшәвенә бәйле оператив хәл тотрыклы һәм районда криминоген вәзгыятькә тискәре йогынты ясамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев