Мидхәт Шәһиәхмәтов "Гарант"ка бәя бирде
Рәсми делегация Аксубай бистәсендә урнашкан «Гарант» сәнәгать мәйданчыгында булды.
Соңгы елларда әлеге предприятие продукциясе район халкы арасында зур популярлык казанды. Монда тимердән түбә ябу материаллары, катнаш азык, ипи һәм кулинария әйберләре җитештерлә, төзелеш материаллары сатыла. Мидхәт Шәһиәхмәтов һәм Камил Гилманов сәнәгать мәйданчыгы җитәкчесе Җәмил Раузетдинов белән түбә ябу өчен материаллар, терлекләр өчен азык җитештерелә торган корпусларны карадылар, ипи салу цехында булдылар.
Районга сәфәре ахырында Мидхәт Шәһиәхмәтов, районга килгәнче, аның барлык күрсәткечләрен һәм казанышларын өйрәндем, әмма урында күргәннәр көтелгәннән дә артыграк булды, дип билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев