Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Мидхәт Шәһиәхмәтов: “Аксубай районның чәчәк атуы өчен хезмәт куйган кешеләргә бай”

Аксубай районында эш сәфәре белән Татарстан Республикасының икътисад министры Мидхәт Шәһиәхмәтов булып китте.

Район башлыгы Камил Гилманов белән бергә республиканың Икътисад министрлыгы җитәкчесе Яңа Кармәт авыл җирлегенең Яңа Дума авылында эшчәнлек алып барган “ТАТЕХ” АҖ нефть компаниясенең ”Дума” ДДНГ Департаментында булды. Кунакларны ЗАО “ТАТЕХ” ЯАҖ генераль директоры Ирек Хәйруллин, “ТАТЕХ” ДДНГ җитәкчесе Юрий Ильин каршы алды.

Кунаклар нефтьчеләр эшли торган базаны, административ бинаны карадылар. Ирек Хәйруллин предприятия эшчәнлеге турында сөйләде, җитештерү күрсәткечләре белән таныштырды. Күп кенә җитештерү предприятиеләренә зыян китергән коронавирус пандемиясе айлары нәтиҗәләренә дә кагылды.

– Мондый авыр чорда без коллективны саклап кала алдык, хәтта тагын ике белгечне эшкә алдык, – дип билгеләп үтте Ирек Хәйруллин.

Икътисад министры нефть компаниясе хезмәткәрләренә эшләрендә уңышлар, иминлек теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев