Мидхәт Шәһиәхмәтов Аксубай эшмәкәрләре белән очрашты
Эшмәкәрлек җәмәгатьчелеге активы һәм КФХ хезмәткәрләре белән очрашу кызыклы мохиттә узды.
– Аксубай районы бөтен көчләрен һәм мөмкинлекләрен районның чәчәк атуына юнәлдерүче кешеләргә бай, – дип билгеләп үтте республика кунагы. – Шундыйларның берсе Анатолий Самаренкин. Аның гөмбәчелек хуҗалыгы дистәләгән авылдашын эш белән тәэмин итү, шуның белән бергә авылны саклап калу мөмкинлеге биргән. Сез дә туган төбәкнең шундый патриотлары арасында, үз тырышлыгыгызны район үсешенә юнәлдерәсез.

ТР икътисад министры билгеләп үткәнчә, бүген республикада авылда эшкуарлыкны үстерү буенча уннарча программа эшли, эшмәкәрлекне тиешле дәрәҗәгә күтәрү өчен, аларда катнашырга кирәк.
Проблема шунда ки, күп кешеләр бу хакта белми, алар үз эшләре белән мәшгуль, кайчагында республика җитәкчелеге тарафыннан авыл эшмәкәрләре өчен нинди ярдәм чаралары күрелүен күзәтү өчен вакыт та җитми. Мидхәт Шәһиәхмәтов авылның эшлекле даирәләренә дәүләт ярдәме программалары хакында мәгълүмат җиткерү кирәклеге турында сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев