Мәгариф министрлыгы класс җитәкчеләренә тиешле өстәмә түләүләрне контрольдә тотачак
Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, федераль бюджеттан өстәмә түләүләр булса да, төбәк өстәмәләре сакланырга тиеш.
Россия Мәгариф министрлыгы сыйныф җитәкчеләренә айлык акчалата өстәмәләрне түләүне контрольгә алачак. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов онлайн-режимда узган федераль укытучылар советында әйтте.
«Сыйныф җитәкчелеге өчен өстәмәләргә килгәндә, муниципалитет яки төбәк дәрәҗәсендә каралган барлык түләүләр дә кимеми, алар кала. Әгәр ниндидер үзгәрешләр булса, безгә яки мәгариф идарәләренең төбәк органнарына хәбәр итегез», — диде мәгариф министры.
Кравцов сүзләренчә, класс җитәкчеләре федераль бюджеттан 5 мең сумны 1 сентябрьдән алачак.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев