Мәгариф һәм фән министрлыгы Россиядә мәктәпләрнең карантинга ябылуы турында сөйләде
Россиядә мәктәпләрнең 0,1 проценты карантинга ябылды.
Хәзерге вакытта Россиядә мәктәпләрнең 0,1 проценты карантинга ябылды. Шуңа күрә әлегә локдаун кертү тәкъдим ителми. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцовка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
«Бездә теге яки бу сәбәпләр буенча мәктәпләрнең 0,1 проценттан да кимрәге карантинга ябылган. Без мәктәпләрне ябуны күздә тотмыйбыз, катлаулы вазгыять булган очракта гына бу карар кабул ителергә мөмкин», — диде министр.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев