Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Механизатор эше – җитди, кичектергесез

Урып-җыю кампаниясендә катнашучы механизаторлар комбайнчылар кебек үк җаваплы бурычны үтиләр – уңышны саклау урынына ташыйлар һәм салам җыялар.

 

«Аксу Агро» ҖЧҖнең Үзи бүлекчәсе механизаторлары коллективы башлыча тәҗрибәле игенчеләрдән тора. Алар арасында Сергей Сотников та бар. Хәзерге вакытта ул пресс-җыйгыч белән идарә итә – суктырганнан соң кырда калган саламны пресслый. Бу эштә яхшы күрсәткечләргә ирешә.


«Аксу Агро» авыл хуҗалыгы предприятиесе бүлекчәсендә Сергей ун елдан артык эшли. Яз көне ул бөртекле культуралар чәчүлекләренә ашлама кертә. Культураларны эшкәртү вакыты тәмамлангач – салам пресслау белән шөгыльләнә. Һәм бу – җитди эш, терлекчелектә терлек азыгы буларак та, шулай ук маллар астына түшәү өчен саламга ихтыяҗ бар.

Саламны эскертләү урынына ташуда – Владимир Борзов, ә эскертләүдә Иосиф Павлов мәшгуль.

Авыл хуҗалыгында барлык мөһим эшләр комплекслы рәвештә башкарыла. Быелгы ашлыкны җыеп алу белән киләсе ел уңышы астына нигез салына. Юрий Молоткин һәм Евгений Андреев иртәдән кичкә кадәр көзге культуралар астына туфрак эшкәртүдә тырышып эшлиләр.

– Механизаторлар көйле, вакытның кадерен белеп эшлиләр, – дип билгеләп үтте бүлекчә идарәчесе Владимир Айдов. – Алар үз эшләрен беләләр һәм аны намус белән башкаралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев