Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Механизатор атказанган исеменә лаек булды

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Боерыгы белән “Чистай” ХКның “Аксу Агро” АФ механизаторы Шәүкәт Гафиятуллинга “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы” дигән мактаулы исем бирелде.

 

Игенче механизатор эшенә 37 ел гомерен багышлаган. 1981 елда ул мәктәп эскәмиясеннән “Уңыш” колхозына эшкә килә. Беренче көннән үк намус белән эшли. Аннары, Кораллы Көчләр сафларында ике ел хезмәт иткәннән соң, кире авыл хуҗалыгы производствосына кайта. Хуҗалык берничә тапкыр үзгәртеп корыла, әмма аның кебек намуслы хезмәткәрләргә һәрвакыт ихтыяҗ зур була – механизатор туган кырларында эшләвен дәвам итә.

Соңгы ике елда ул “Чистай” ХКның “Аксу-Агро” ҖЧҖдә тракторчы булып эшли.

– Шәүкәт Габдрахман улы – җаваплы, югары квалификацияле хезмәткәр, –- дип сөйли аның турында авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Иршат Хәнифов. – Ул үз алдына куйган барлык бурычларны намус белән үти һәм аның хезмәт нәтиҗәләре һәрвакыт югары.

Мактаулы механизатор ел саен җитештерү күрсәткечләрен арттыра бара. Ул 2021 елда, Нью-Холланд тракторында туфракны төп эшкәртүдә – 2913 гектар, 2022 елда – 3217 гектар (110 процент), 2023 елда 3414 гектар (узган елга карата 106 процент) җир сукалаган. Аның нәтиҗәләре хуҗалык буенча уртача җитештерү күрсәткечләреннән шактый югары. Шулай ук Шәүкәт Гафиятуллин бөртекле һәм көзге культуралар чәчүдә югары нәтиҗәләргә ирешеп хезмәт куя. 2023 елда ул 3368 гектар мәйданда төрле культуралар чәчкән.

2023 елгы урып-җыю кампаниясе йомгаклары буенча Шәүкәт Гафиятуллин “Иң яхшы комбайнчы” республика бәйгесендә җиңүче дип танылды һәм аңа Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы премиясе тапшырылды.

Авыл хуҗалыгы тармагында озак еллар фидакарь хезмәт куйганы өчен механизатор күпсанлы бүләкләргә, шул исәптән район башлыгының, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатларына лаек булган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев