Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Медицина тикшерүе узудан баш тарту 30 мең штрафтан коткармаган

2020 елда Аксубай районының җәмәгать судьялары тарафыннан хәмер кулланган килеш транспорт чарасы белән идарә итүче затларга карата ачылган 35 административ хокук бозулар турындагы эш каралган.

Һәм исереклек дәрәҗәсен ачыклау өчен медицина тикшерүе узудан баш тарткан затларга карата административ хокук бозу турында 38 эш кузгатылган.
Исерек килеш машина руле артына утырган һәм юл-транспорт вакыйгалары китереп чыгарган “исерек” гаеплеләр өчен җәзаларның катгыйлана баруына карамастан, хәмер кулланып руль артына утыручыларның саны кимеми.

Җәмәгать судьялары практикасыннан күренгәнчә, күпчелек очракта машина йөртүчеләр үз гаепләрен таныйлар һәм гамәлләре өчен тәүбә итәләр, әмма җаваплылыктан качарга өметләнеп, үз гаепләрен танымаучылар да бар.

Административ хокук бозу турында беркетмә төзегәндә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан видеорегистраторга видеоязма алып барыла. Регистратордан видеоязма бик еш кына җәлеп ителә торган затның гаеплелеген яисә гаепсезлеген раслаучы дәлил булып тора.

Шулай итеп, Аксубай суд районы буенча 2 нче суд участогының җәмәгать судьясы тарафыннан РФ КоАПның 12.26 маддәсе 1 өлеше буенча административ хокук бозу гамәлен танымаган гражданин Н.га карата административ хокук бозу турындагы эш каралган, моны ул ДПС хезмәткәрләре мине ялгышлыкка керттеләр, шуның өчен медицина тикшерүе узудан баш тарттым, дип аңлаткан.

Әмма, эшнең язма материалларын өйрәнеп һәм эш материалларына кушымта итеп бирелгән исереклек халәтенә медицина тикшерүе узудан баш тарту теркәлгән видеорегистратор язмаларын карап, гражданин Н. административ хокук бозу гамәлен кылуда гаепле дип табылган һәм аңа 1 ел да 6 айга кадәр срокка транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү белән, 30000 мең сум күләмендә административ штраф түләттерү рәвешендә җәза билгеләнгән. Карар үзенең законлы көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев