Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

МЧС коткаручыларның һәм нефтьчеләрнең бердәм эшен билгеләп үтте

Аксубай районында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комплекслы командаштаб өйрәнүләре узды.

Районның янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны «ТатРИТЭКнефть» ДНС-246 ЦДНГ-1 ТППның нефть һәм нефть продуктларын агызу нәтиҗәләрен бетерү буенча гамәли чараларны эшләп күрсәтте. Өйрәнүләр объекты әзерлек режимына күчерелде, өйрәнүләргә җәлеп ителгән персоналга чираттан тыш инструктажлар үткәрелде.

– «ТатРИТЭКнефть» НАСФ ТПП һәм нефть коелмаларын локальләштерүгә һәм бетерүгә җәлеп ителә торган махсус оешмалар арасында үзара хезмәттәшлекне оештыру дәрәҗәсен тикшерү, нефть компаниясенең ДНС-246 җайланмасында НГС сыешлыгыннан авария хәлендә нефть/нефть продуктларын агызуны локальләштерүгә һәм бетерүгә җәлеп ителә торган көчләрнең һәм чараларның җитәрлек дәрәҗәдә булуын раслау бурычы куелды, – дип шәрехләде Аксубай янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны җитәкчесе Руслан Ибляминов.

Урында ук «ТатРИТЭКнефть» НАСФ коралында булган техник чараларны 1нче ЦДНГ НАСФ шәхси составы белән китерү, куллану һәм камилләштерү буенча практик биремнәр дә оештырылды.

Нефтьчеләр һәм коткаручыларның көйле эше нәтиҗәсендә Аксубай районында өйрәнүләр уңышлы узды. Бу хакта Татарстан Республикасының Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан уздырылган йомгаклау видеоконференциядә дә билгеләп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев