Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Мөбәрәк булсын Рамазан шәриф аебыз!

Мактау-хәмедләребез, барча барлыкның Хуҗасы-Аллаһ Раббыбызга булып!Күңел түрләребездән чыккан сәлам-салаватларыбыз расүлебез Мөхәммәд галәйһис-сәламгә һәм аның гаиләсенә, сахаби –кирам дусларына ирешсә иде.

Мөхтәрәм мөселман-мөслимә кардәшләрем!Барчаларыгызны рәхмәт,хата-гөнахлардан арыну,тәмуг утыннан котылу ае,айларның солтаны-Рамазан шәриф ае белән тәбрик итәм!

Бу рәхмәте чиксез булган Раббыбызның безләргә булган бүләгедер.Рәхмәте чиксез булган ,безләрне юктан бар итүче бердәнбер иләһебез-Аллаһу Тәгалә ,бу Рамазан ае уразалабызгада әҗерне чиксез иттереп бирсә иде.Бу форсат һәм мөмкинлек ае.Тәрбия –әдәп вә әхлак ае.Изге Корьән,сабырлык ае.

Рамазан шәриф аенда тоткан уразаларыбыз,гомүмән барча айларда һәм көннәрдә тоткан уразаларбызның максаты изге һәм бөектер.Аның максаты аш казаннарына аш вә су бирмәүдән генә түгел ,ә аңлавыбызча бик мөһим булган нәрсәдән тора. Ягьни үзебезнең маңгай күзләребезгәдә,колакларыбызгада,кул-аякларыбызгада ә иң әһәмиятлесе йөрәк-калбебезгә тәрбия бирүбездән торадыр.

Раббыбызның рәхмәте белән 5 май көнне мәчетләребездә 20 рәкагәттән торган тәравих намазларыбызны җәмәгать белән укый башларбыз, ә 6 май дүшәмбе көнне Рамазан аеның 1 нче уразасында булырбыз иншаллаһ.

Рамазан аебыз шатлыкка сәбәб булсын.Хөрмәтле расүлебез Мөхәммәд галәйһис-сәлам:Ураза тоткан кешенең ике олуг шатлыгы бар ,беренчесе ифтарын кылганда, ә икенчесе Раббысы хозурына барып әҗерләрен күргәч –диде.

Аллаһ Раббыбыз барчаларыбызга иман ныклыгы,тән сәламәтлеге бирсен.Ошбу фарыз булган Раббыбызның әмерен җиңеллек белән үтәргә насыйп булсын.

ТР Мөфтиенең киңәшчесе,

Көньяк төбәге казые,

Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров

 

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев