Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Мазилин урамыннан баганалар кая югалган?

Берничә ел элек район үзәгенең Мазилин урамында яңа электр тапшыру линиясе баганалары урнаштырылган иде.

Ике атна элек кенә аларны алганнар. Баганалар кая киткән соң? — дип кызыксыналар газета укучылар.

Аңлатма бирүне сорап без шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Владимир Кононовка мөрәҗәгать иттек.

—Мазилин урамындагы электр тапшыру линияләре баганалары үзәк урамының эстетик күренешен ямьсезләп тора иде. Төзекләндерү кысаларында электр линиясен җир астыннан җибәрергә карар кылынды, —дип шәрехләде ул безнең хәбәрчегә.

Иске линияне сүтү һәм яңасын салу буенча эшләрне «Сетевая компания» ААҖ Чистай электр челтәрләренең Аксубай РЭСы башкарды.

Җир асты электр линияләрен сузу һавадан үткәрүгә караганда кыйммәтрәккә төшсә дә, аларның иң мөһим плюсы — куркынычсызлык. Бозлы яңгыр яву арксында җир астыннан үткәрелгән электр чыбыклары өзелмәячәк, өслектә эленеп тормаячак һәм җәяүлеләрнең тормышына куркыныч тудырмаячак.

Мазилин урамында юлның машиналар хәрәкәте һәм җәяүлеләр өчен каралган өлеше аралыгы киңәйтелгән, күптән түгел биредә чәчәкләрдән тыш, туялар да утыртылды. Шуңа күрә баганалар бөтенләй булмаган да кебек.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев