Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Мазилин урамы куркынычсыз булачак

Үзәк Мазилин урамында озынлыгы 1200 метр тәшкил иткән тротуар төзү эшләре ахырына якынлаша.

Биредә эшләр июнь башыннан алып барыла инде. Җәяүлеләр йөриячәк юл нигезенә иң баштан комлы катнашма җәйделәр, сетка салдылар һәм бетон катлам түшәделәр, тагын бер-ике көннән брусчатка  җәю эшләре тәмамланачак.

 Алексеевск “Стройдорсервис+” оешмасы төгәлләү эшләрен алып бара, төзүчеләр ышандырганча, эш сыйфаты гарантияләнә - тротуар утырмаячак һәм аның өстенә үлән үсеп чыкмаячак.

– Күңелемә якын булган урамда алып барылган үзгәртеп кору эшләренә сөенәм, – дип сөйли яңа тротуар буйлап балаларының берсен коляска белән, икенчесен самокатта һава суларга алып чыккан яшь ана.  – Безнең балачак урамы үзәк урам булып саналса да, язын һәм көзен пычрак  иде.  Мәктәпкә кадәрле юл да куркыныч тудырды, мине һәрвакыт әбием озатып йөрде. Мәктәп янында өстән җәяүлеләр кичүе дә булса, бик  шәп булыр иде.

Мазилин урамы буйлап сул яктан җәяүлеләр өчен юл күптән кирәк иде, чөнки бу якта мәктәп, хастаханә, балалар бакчасы урнашкан. Юл читеннән баручы кешеләргә хәрәкәт итүе куркыныч, бигрәк тә яңгырлы көннәрдә. Юлдан уң якта, шәхси сектор ягында урнашкан тротуар проблеманы ниндидер дәрәҗәдә хәл итте итүен. Әмма барыбер  халыкның төп агымы күпфатирлы йортлар урнашкан яктан хәрәкәт итте, юл аша чыгуы бик куркыныч иде.

Бу юлны барыннан да бигрәк Мазилин урамында урнашкан В.Тимирясов исемендәге 1 нче мәктәп һәм “Ләйсән” балалар бакчасы җитәкчеләре түземсезлек белән көтте.  Яңа уку елында аларда тәрбияләнгән һәм белем алган балалар өчен балачак юлы имин булачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев