Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Махсус операциядә һәлак булган Аксубай мәктәбен тәмамлаучы истәлегенә мемориаль такта ачылды

Аксубай 3нче мәктәбе янында диңгез пехотасы өлкән матросы Руслан Садыйков истәлегенә мемориаль такта ачуга багышланган митинг булды.

Әлеге әһәмиятле вакыйгага мәктәп коллективы, ата-аналар, җәмәгатьчелек вәкилләре җыелды. Бу вакыйгаларны йөрәкләренә якын кабул иткән балалар да, өлкәннәр дә күз яшьләрен тыеп кала алмадылар. Митингта катнашучыларга район башлыгы Камил Гилманов мөрәҗәгать итте.


– Руслан Садыйков Ватанны саклап беренче сафка баскан сугышчылардан иде, – диде ул. – Егетләр үзләренең гомерләре бәрабәренә меңләгән кешене саклап калдылар. Алар Россия дәүләтен саклап, тыныч күк йөзе өчен гомерләрен бирделәр. Руслан – өченче мәктәп горурлыгы. Бу мәктәптә белем алган аның энекәше, башка укучылар аңа тиңләшергә тырышалар. Уллары өчен әти-әнисенә рәхмәт. Сез аның белән горурлана аласыз. Без киләчәктә дә яшь буынны Руслан Садыйков кебек кешеләрнең конкрет мисалында тәрбияләү өчен эшләячәкбез. Бу мисал – тәрбиядә иң мөһиме.


– Кичергән хисләрне, сызлануларны белдерү өчен сүзләр табып булмый, – диде Аксубайның 3нче урта мәктәбе директоры Җәмилә Вәлиева. – Руслан Садыйков күптән түгел генә безнең мәктәптә укыды, уңышларга иреште. Ә бүген ул безнең арада юк. Русланның батырлыгы барлык буыннар өчен каһарманлык үрнәге булып торачак, без аның турындагы хәтерне онытмаячакбыз. Истәлек тактасын ачып, без аның яшьли өзелгән гомере өчен кайгырабыз һәм аның җирдәге тынычлык хакына кылган батырлыгы алдында түбәнчелек белән баш иябез.


Мемориаль тактадан ак япма төшерелде.


Митингтан, бу – батырлык кына түгел, ә бөек хезмәт, тимер дисциплина, ихтыяр көче һәм Ватанга чиксез мәхәббәт, дигән сүзләр яңгырады. Евгения Юрьевна һәм Рамил Рафаэль улы Садыйковлар улларын әнә шулай тәрбияләгәннәр. Аларга улларын тәрбияләгәннәре өчен чын күңелдән рәхмәт сүләре җиткерелде. Җыелучыларга Евгения Юрьевна мөрәҗәгать итте.


– Улыбызны хәтерләүчеләргә, әлеге чараны оештырган өчен бик зур рәхмәт, – дип митингта катнашучыларга рәхмәт белдерде һәлак булган сугышчының әнисе.


Алып баручылар Русланның максатчан, эш сөючән, җаваплы, укытучыларны хөрмәт итүче һәм чын дус булуы турында сөйләделәр. Ә армиядә ул үз Ватанын яратучы чын сугышчы булды һәм Туган иле өчен үз гомерен бирде. Руслан Садыйков үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде. Хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган сугышчыны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Чирмешән һәм Аксубай районнарының хәрби комиссары Сергей Иванов митингта катнашучыларга шушы мәктәпне тәмамлаган, махсус хәрби операция зонасында геройларча һәлак булган рядовой Иван Баженовны Батырлык ордены белән бүләкләү турында яңа гына мәгълүмат алуы турында хәбәр итте. Бу мәктәп диварында сугышчы-геройга багышланган тагын бер истәлек тактасы пәйда булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев