Матросовның батырлыгын кабатлаган аксубайлы
Бөек Ватан сугышы районның меңләгән кешесенең тормышын фаҗигале рәвештә өзгән.
Алар гомерләрен Бөек Җиңү, балаларының, оныкларының, киләчәк буыннарның тынычлыгы һәм бәхете өчен бирделәр. Фашист илбасарларына каршы көрәштә тиңдәшсез батырлык күрсәткән якташларыбыз арасында Филипп Мазилин да бар. Җиңү көне алдыннан без Александр Матросовның батырлыгын кабатлаган якташыбызны тагын бер кат искә алабыз.
Рус Кармәте авылында туып-үскән 48 яшьлек Филипп Мазилин Кызыл Армия сафларына 1942 елның апрелендә эләгә. Ул Үзәк Белоруссия фронты составында сугыша, станок пулеметы расчеты командиры була.
Соңгы көрәшне ул Гомель өлкәсенең Мормаль торак пунктында кабул итә. Шушы соңгы фаҗигалы сугыш вакыйгаларын күз алдыннан кичерик. Бүләкләү кәгазендә шундый сүзләр язылган:
"1944 елның 1 мартында Гомель өлкәсенең Мормаль торак пункты янындагы биеклек өчен барган сугышларда артиллерия һәм пулемет ротасы фланглаучы ДЗОТтан тоташ утны туктатты. Пулемет взводы командиры лейтенант Николай Жуйков һәм станок пулеметы бүлекчәсе командиры Филипп Мазилин танкка каршы гранатлар белән туктаусыз пулемет һәм артминомет уты астында алга шуышып баралар һәм авыр яраланган килеш, ДЗОТтан 15 метр ераклыктан, танкка каршы гранатларны амбразурага ташлыйлар. Алар күп кан югалту сәбәпле хәлсезләнәләр һәм максатларына ирешә алмыйлар.
Фашистлар амбразурадан утка тотуларын дәвам итәләр, ярдәмгә килгән бүлекчәләр дә зур югалтулар кичерә. Бу мизгелдә дошман ДЗОТтан пулемет уты ярдәмендә контрһөҗүмгә күчә. Тәннәреннән кан саркыган өлкән сержант Мазилин һәм лейтенант Жуйковның башка гранаталары булмый. Әлеге операциядә җиңелүгә юл куймас өчен, алар соңгы көчләрен җыеп, дошман амбразурасына ташланалар һәм аны үз гәүдәләре белән каплыйлар. Безнең гаскәрләр өчен стратегик мөһим булган биеклекне яулап алу тәэмин ителә».
Командование якташыбызны Югары хөкүмәт бүләгенә – Советлар Союзы Герое исеменә (үлгәннән соң) тәкъдим итә. Филипп Мазилинга үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исемен бирү турында армиянең хәрби советы да үтенеч белән чыга. Әмма армия генералы Рокоссовский имза куйган фронтның Хәрби советы бәяләмәсендә: "Ленин ордены белән бүләкләүгә лаек", дигән сүзләр бар.
Әмма ул безнең өчен чын герой. Аксубайда Геройлар Аллеясында аңа багышлап һәйкәл урнаштырылган. Ул вакыттан алып күпме генә еллар үтсә дә, аның батырлыгы якташларының хәтереннән мәңге җуелмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев