Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Мәскәү янында җиңел моторлы самолет һәлакәткә юлыккан, корбаннар бар

Як-52 җиңел моторлы самолеты Мәскәү янындагы Ступино шәһәреннән ерак түгел һәлакәткә очраган, пилот һәм пассажир һәлак булган.

Бу хакта Тикшерү комитетының Көнбатыш Төбәкара идарәсе Telegram-каналдагы хәбәренә сылтама белән “РИА Новости” яза.

“Ступино шәһәре янында урнашкан Малино очыш мәйданчыгыннан һавага күтәрелгән Як-52 модельле җиңел моторлы гражданнар самолеты һәлакәте турында хәбәр килде. Беренчел мәгълүматларга караганда, пилот һәм пассажир вакыйга урынында һәлак булган", — диелә белдерүдә.

Хәрәкәт иминлеге һәм һава транспортын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу турында Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев