Машина гаражда торырга тиеш
Җәйге вакытта кунаклар агымы – район өчен гадәти хәл, чөнки бу – каникуллар һәм ял вакыты чоры.
Ә полиция хезмәткәрләре район граҗданнары һәм кунакларының милек саклыгы өчен борчылалар.
– Безнең хезмәткәрләр һәм участоклар вәкаләтле вәкилләре капка янында урамда, яки машина юганнан соң ишекләрен ачып машиналарны караусыз калдыру күренешләрен еш күзәтәләр.
Бу автомобильләрдән әйберләрне урлауга, кайвакыт хәтта машина урлауга китерә, – дип белдерде Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча тикшерү бүлеге җитәкчесе Эльза Алмакаева.
Полиция хезмәткәрләре йорт яны территорияләрендә һәм гаражлар янында машиналарны калдырып китмәскә киңәш итәләр. Ә калдыргансыз икән – милекне саклау өчен барысын да эшләгез – автомобильдән кыйммәтле әйберләрне һәм документларны алып керегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев