Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Марина Царегородцеваның төп эше

– Җыр төркемнәре, бигрәк тә «Оляпка» ансамбле – минем горурлыгым, – ди ул.

– Мин үземнең нәрсәгә сәләтле, нәрсә эшли алуымны исбатлый алдым. Үзең чыгышы ясау – бер, балаларда җырга мәхәббәт уяту – бөтенләй башка. Үзләре башкарганны тирәнтен кабул итүләрен күргәч, күңел аңлатып бирә алмаслык шатлык белән тула. Димәк, мин ансамбль эшләп килгән бу биш ел эчендә, җыр – ул җиде нота гына түгел, ә тормышның үзе булуын аларга төшендерә алдым. Димәк, үзвакытында Аксубай районына күчеп килүем тикмәгә түгел.

– Марина Анатольевна бик таләпчән, – диләр «Оляпка»ның яшь башкаручылары. – Ансамбльдә эшләү ул тәртип, чиксез тырышлык һәм зур хезмәт. Нигездә, үсмерләрдән торган «Оляпка»дан тыш, Марина Царегородцева өлкән сыйныф укучылары җырлаган «Соловушка» вокал төркеме белән дә, авыл мәдәният учаклары хезмәткәрләреннән торган «Раздолье» һәм «Кӗмӗл Çăл» («Көмеш чишмә») хатын-кызлар җыр ансамбльләре белән дә эшли. Моннан тыш, күптән түгел генә ул мәдәният йорты каршында «Эшлекле кешеләр» җыр һәм бию төркемен оештырган, аңа талантлы түбән сыйныф укучылары керә. Ә бит Марина Йошкар-Олада кала һәм Мари дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисткасы булып эшләвен дәвам итә алган булыр иде. Моңа кадәр, Алатыр музыкаль училищесыннан соң Екатеринбургта Урал дәүләт хоры һәм Пермьда «Прикамье» дәүләт җыр һәм бию ансамбле дә була, аның составында Марина җиде тапкыр Франциядә булган. Маринаның тавышына Германия, Бельгия, Италиянең Рим шәһәрләре, хәтта Мальта утравы тамашачылары сокланалар. Тик иң мөһиме, Аксубайның талантлы балаларының алга таба үсеш алу мөмкинлегенә ия булулары, хәтта аның моңлы тавышына Маринаның ире Александр да читтән торып гашыйк булган. Безнең районда ул менә шулай пәйда булган. Һәр көнне Александр Иске Ильдеряктән хатынын эш кабинетына кадәр китерә, ә кич белән мәдәният йорты ишек төбендә каршы ала. Марина Анатольевна белән беренче тапкыр очрашкан кешеләр, аны ачык йөзле һәм ихласлылыгына гаҗәпләнәләр. Чын-чынлап талантлы кеше, кагыйдә буларак, гади була, чөнки талант – ул иксез-чиксез хезмәт сөючәнлек белән кушылган сәләтләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев