Марат Садыйков: Татарстанда ковидның утыз сигездән артык штаммы бар
Сәламәтлек саклау министры сүзләренчә, узган ел белән чагыштырганда, быел коронавирус инфекциясе яшьләр арасында ныграк тарала.
Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сүзләренчә, бүгенге көндә Татарстан Республикасында коронавирусның утыз сигездән артык штаммы исәпләнә.
«Дошман әле җиңелмәгән, вирус бик көчле. Хәзер Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка зур шәһәрләрдә авыручылар саны арта. Вирус бик тиз мутацияли. Татарстанда коронавирусның утыз сигездән артык, шул исәптән Британия штаммы, һәм башкалары бар», — диде ул Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта.
Марат Садыйков сүзләренчә, 2020 елдан аермалы буларак, быел Covid-19 инфекциясе яшьләргә күбрәк йога.
«Былтыр куркыныч астында күбрәк өлкән яшьтәгеләр булса, быел вирус яшьләр арасында да тарала. Яшьләр авыруны җиңелрәк кичерә, әмма бу якыннары, туганнары, дуслары, ата-аналары өчен куркыныч тудыра», — диде министр.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев