Марат Әхмәтов Аксубай районы Советының киңәйтелгән утырышында катнашты
Аксубай районы Советының йомгаклау утырышы эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
Районга шулай ук ТР Дәүләт Советы депутатлары Шамил Яһудин, Рәис Сөләйманов, эре агрофирмалар инвесторлары, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре килде. Утырышта 2021 елда районның социаль-икътисади үсешенә йомгак ясалды һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнде.
Утырыш башланыр алдыннан Марат Әхмәтовка Аксубай муниципаль районы предприятиеләре һәм милли-мәдәни үзәкләре продукциясе, районның үсеш динамикасы күргәзмәләре тәкъдим ителде.
Район башлыгы Камил Гилманов Совет утырышын ачып, район өчен ел катлаулы булса да, нәтиҗәле һәм уңышлы булды, дип билгеләп үтте.
Район башлыгы хисап чыгышында район территориясендә тормышка ашырыла торган барлык проектлар һәм әһәмиятле вакыйгалар турында сөйләде.
2021 елда 18 федераль һәм республика программасы һәм 9 милли проект кысаларында районда 75 объект төзелеше, капиталь ремонтлау һәм төзекләндерү эшләре алып барылды, кертемнәрнең гомуми суммасы 578 млн. сум тәшкил иткән.
Гомуми һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә 18 млн. сумлык капиталь ремонт ясалган. Савгач балалар бакчасында һәм белем бирү учреждениеләренең биш азык-төлек блогына ремонт ясалган.
“Мәгариф” милли проекты ярдәмендә Аксубайның 3нче мәктәбендә, Сөнчәле һәм Иске Үзи мәктәпләрендә 2,5 млн. сумлык функциональ зоналарга ремонт ясалган.
«Бердәм Россия» сәяси партиясенең махсус проекты кысаларында В.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты ректоры Асия Витальевна Тимирясова ярдәме белән 1нче Аксубай мәктәбендә шахмат зонасы ачылды. Шундый ук проект Иске Савруш мәктәбендә дә тормышка ашырылды.
«Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында Яңа Үзи авылында 4,5 млн. сумлык модульле ФАП төзелде.
Соңгы елларда республика җитәкчелеге муниципалитетлар территорияләрен комплекслы үстерүгә аерым игътибар бирә.
«Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә Мазилин урамындагы скверның өченче чиратын төзекләндерү 21,2 млн. сумга төгәлләнде. Шәһәр тибындагы Аксубай бистәме урам челтәрен норматив хәлгә китерү буенча 24,6 млн. сумлык эшләр дәвам итте.
Урамнарны яктыртуны торгызу программасы буенча 2,8 млн. сумга якын акча тотылган.
Халыкны эчә торган су белән тәэмин итү программасы буенча район территориясендә бер ел эчендә 2,8 километр суүткәргеч төзелгән, 8,2 млн. сумга гамәлдәге челтәрләрнең бер километрга якыны үзгәртеп корылган. 7 млн. сумнан артыкка тугыз күпфатирлы йорт капиталь ремонтланган.
«Безнең ишегалды» программасы кысаларында 34 млн. сумлык 14 ишегалды төзекләндерелгән. Юл челтәрен ремонтлау, карап тоту һәм төзүгә гаять зур акча кертелгән, финанслау күләме 481 млн. сум тәшкил иткән.
“Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында безнең район территориясе аша уза торган «Кузайкино – Нурлат» автомобиль юлын финанслау лимиты 32,6 млн. сум тәшкил иткән.
Район башлыгы үз чыгышында 2 районга (Аксубай һәм Чирмешән) хезмәт күрсәтүче «Татавтодор» АҖ Аксубай филиалының уңышлы эшен билгеләп үтте. Соңгы 5 елда предприятие тарафыннан 179 чакрым юл төзелгән, 210 кеше эшкә урнаштырылган, 109 берәмлек техника бар. Озак еллар дәвамында предприятие белән Фәнис Сафин җитәкчелек итә.
Узган ел районның социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре буенча уңай динамика сакланып калган. 2021 ел нәтиҗәләре буенча үзебездә җитештерелгән 31,5 млрд. сум товар төяп озатылган. Сәнәгать җитештерүе индексы – 112,6 процент. Төп капиталга инвестицияләр 3,4 млрд. сум булыр дип көтелә.
Районда уртача айлык хезмәт хакы 32 291 сум тәшкил иткән.
Район икътисадының төп үсеш ноктасы – авыл хуҗалыгы производствосы үсеше. Районда 9 авыл хуҗалыгы предприятиесе эшчәнлек алып бара, анда 1200 дән артык кеше эшли. Тулай авыл хуҗалыгы продукциясе, узган елга карата 112 процент үсеш белән, 3,3 миллиард сум дәрәҗәсендә көтелә.
Авыл хуҗалыгының акчалата кереме 119 процент тәшкил иткән һәм 3,2 миллиард сумга җиткән.
Тулаем савым 25,8 мең тонна тәшкил иткән, ягъни 2020 елга карата 93 процент, бер сыерга 5,8 тонна сөт савылган, тере авырлыкта 1,7 мең тонна
терлек һәм кош ите җитештерелгән. Район буенча эре мөгезле терлекләр саны 9196 баш тәшкил иткән, шуларның 4062 баш – сөтчелек юнәлешендә.
Бөртеклеләрнең тулай җыемы 78,8 мең тонна тәшкил иткән, уңдырышлылык – гектарына 18,5 центнер.
– Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре инвесторлары – Рәис Сөләймановка, Михаил Сыровацкийга һәм Альберт Марат улы Хөснуллинга ирешелгән күрсәткечләр өчен рәхмәт белдерәсем килә, – диде район башлыгы Камил Гилманов. – Эре инвесторлар белән беррәттән район фермерлары да нәтиҗәле эшли: Ильяс Сөләйманов, Марат Сафин, Валерий Сапеев, Әлфирә Шакирова, Насыйх Миңнегалиев һәм башкалар. Самаренкин Анатолий Константинович крестьян-фермер хуҗалыгының ачык гөмбәчелек хуҗалыгы уңышлы гына эшләп килә. Предприятиедә бүген 26 кеше эшли, 285 млн. сумнан артык инвестиция кертелгән.
Районда авыл хуҗалыгы кооперациясе үсә һәм авыл халкы продукциясен сату базарларын тәэмин итү өчен шартлар тудырыла.
Бүгенге көндә ике авыл хуҗалыгы кооперативы төзелде.
Сөт җыю һәм әзерләү буенча махсуслашкан “Экопродукт-Аксубай” кооперативы уңышлы үсеш ала.
«Аксубай» кооперативы иттән ярымфабрикатлар җитештерү белән шөгыльләнә.
Узган ел авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, крестьян фермер хуҗалыкларына һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга күрсәтелгән дәүләт ярдәме 370 млн. сум тәшкил иткән.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга 13 миллион сумнан артык субсидия бирелгән. Сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзү буенча республика программасы ярдәмендә 2015 елдан – 84 мини-ферма, 2021 елда 1,4 миллион сумлык 4 мини-ферма төзелгән.
Авылда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә ярдәм итү буенча дәүләт программалары фермер хәрәкәте үсешенә зур этәргеч бирде. Бүген районда 59 берәмлек фермер хуҗалыгы эшли. Соңгы 5 елда кече эшмәкәрлек субъектлары тарафыннан 106 млн. сумлык грант ярдәме алынган.
Узган ел дәүләт ярдәме районның ике фермер хуҗалыгына старт бирде. Алынган 5,8 млн. сумлык максатчан акчалар сөтчелек юнәлешен үстерүгә юнәлдерелде (Яруллин Ф.В. КФХсы – 2,9 млн. сум һәм Миронов О.В. КФХсы – 2,9 млн. сум).
2021 елда «Яшь фермерларга ярдәм итү» программасында катнашучылар Владислав Ихтонов һәм Павел Назаров грант акчаларын үзләштерүне төгәлләделәр.
«Агростартап» гранты буенча Наил Мөхәммәтов 40 сыерга исәпләнгән сөтчелек юнәлеше проектын гамәлгә ашырды.
Гаилә фермаларын үстерү буенча Ильяс Сөләйманов крестьян-фермер хуҗалыгында грант гамәлгә ашырылды – декабрьдә 150 баш савым сыерына роботлаштырылган ферма ачылды.
Валерий Сапеев крестьян-фермер хуҗалыгы катнаш азык цехы төзүне төгәлләгән, быел 18 мең баш каз асрауга ферма төзергә ниятли.
Район башлыгы сүзләренә караганда, казанышларның зурысы да, кечкенәсе дә бар – бу район командасының казанышы гына түгел, ә республика ярдәме дә. Ул Марат Әхмәтовка безнең республиканың агросәнәгать комплексы үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.
– 20 ел эшләү дәверендә сез терлекчелек тармагын саклап калу, игенчелектә яңа технологияләр кертү, шундый нәтиҗәле инвесторлар җәлеп итү һәм хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү өчен барысын да эшләдегез. Сезнең акыллы карарларыгыз аркасында бүген безнең районда авыл хуҗалыгы тармагы нәтиҗәле үсә һәм киләчәге бар, – дип билгеләп үтте Камил Гилманов.
Җирле үзидарә органнарының халык белән эшләвенә һәм мәсьәләләрне хәл итүдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов, Дәүләт Советы депутатлары Шамил Яһудин һәм Алсу Тарханова да ярдәм итә.
Район башлыгы сүзләренә караганда, бүгенге көндә районда үз өлкәләрендә уңышлы эшләүче көчле җитәкчеләр, нык хуҗалар командасы эшли. Бу сүзләр конкрет эшләр белән расланды. Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы Сергей Маклаков авыл җирлекләренең эше ничек оештырылуы турында сөйләде.
Түбән Татар Майнасы урта мәктәбе директоры Рафыйк Насыйров үз чыгышында Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында программаны тормышка ашыру турында бәян итте.
КФХ башлыгы Наил Мөхәммәтов сөтчелек юнәлеше проектын ничек тормышка ашыруы белән уртаклашты.
Утырышка Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов йомгак ясады.
– Республиканың һәр районы – ул үзенчәлекле. Республикада, шул исәптән Аксубай районында да руслар, татарлар, чуашлар һәм башка милләтләрнең дус-тату яши. Бу – тотрыклылык өчен бик яхшы социаль база, – дип ассызыклады Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.
Социаль-икътисади үсешкә килгәндә, Марат Әхмәтов, барыннан да элек, сәнәгать җитештерүе индексына таң калды, ул 112 процентка арткан (республика буенча уртача күрсәткеч – 108 процент). Ул билгеләп үткәнчә, район инде сөрү җирләренең чагыштырмача авырлыгына авыл хуҗалыгы җирләренә пропорциональ рәвештә җиткән. Республика районнары рейтингында безнең районның 21 нче урыннан 15нче урынга күчүе иң мөһиме булып тора.
– Районда лаеклы, җаваплы инвесторлар булу белән авыл хуҗалыгы буенча куәтле резерв салынган. Әгәр җәй кыш көне килсә, без Аксубай районының шартлаулы үсешен күрергә тиеш. Сезнең районның зур потенциалы – ул кара туфрак. Ә сездә җитди инвесторларның эшләве белән сез лидерлар бишлегендә булырга тиеш. Сездә шундый потенциал салынган, – диде Марат Готыф улы.
Ул Аксубай җире – җитештерү һәм алга таба үсешнең төп чарасы, дип басым ясады. Марат Әхмәтов районның икенче өстенлеге – хезмәт ресурслары булуын билгеләп үтте. Бүгенге көндә районда 27,5 мең кеше яши.
– Эшкә яраклы һәр кеше – өстәмә кыйммәт булдыру өчен зур потенциал. Бу кешеләрне мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итәргә кирәк, сездә үзмәшгульлеккә икътисад үсәчәк, социаль һәм башка мәсьәләләр хәл ителәчәк. Барысына да табышлы эш табарга тырышыгыз, – дип нәтиҗә ясады үз чыгышына Марат Әхмәтов.
ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары районда бер ел эчендә 465 кешенең үлүен тәнкыйть утына тотты, өстәвенә, күпчелек өлеше ашказаны-эчәк тракты авырулары белән бәйле.
Гомумән алганда, Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, 2021 елда Аксубай районы өчен уңышлы узган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев