Марат Җәббаров: Аксубай районы, традицион рәвештә, республиканың тотрыклы үсештә булган муниципалитетларының берсе булып санала
Аксубайда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТР Дәүләт Советы депутатлары Рәис Сөләйманов, Михаил Сыровацкий, Шамил Яһудин катнашында муниципаль район Советы утырышы узды.

Утырыш башланганчы район башлыгы Камил Гилманов озатуында Марат Җәббаров Самаренкин КФХның гөмбә цехында булды. КФХ башлыгы Анатолий Самаренкин кунакка предприятие территориясен, аның төп объектларын күрсәтте. Кунак тулы җитештерү циклы – гөмбә үстерү һәм киптерү процессы, автомат рәвештә сугару линиясе эше һәм томанлы сугару, субстрат – блок-гөмбә ясау процессы белән танышты. Предприятиенең максималь җитештерүчәнлеге: елына 180 тонна гөмбә.

Мюдтан делегация Трудолюбовога «Чистополье» ХКның «Молко» ҖЧҖ товарлыклы-сөтчелек фермасына юл тотты. Министр терлекчелек объектын капиталь ремонтлау барышы белән танышты. Эшләр белән «Чистай» ХК АҖ генераль директоры Наил Залаков һәм башкарма директор Дмитрий Суслов таныштырды. Фермага 542 баш токымлы тана кайтарылган. Бүгенге көндә агрофирма буенча тулаем савым 28,5 тонна тәшкил итә, бер сыерга 21,6 кг. Яшь терлекләрнең уртача тәүлеклек артымы 832 грамм.

Кунакларны район мәдәният йорты фойесында ипи-тоз белән каршы алдылар, алар районның авыл хуҗалыгы, мәдәният, мәгариф юнәлешләрендәге казанышлары күргәзмәләрен карадылар.
Район Советының ХХVI утырышында узган елга йомгак ясалды һәм районның алга таба үсеш перспективалары һәм юллары билгеләнде.

Камил Гилманов районның 2023 елгы социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2024 елга бурычлары белән таныштырды
– Халыкның көнүзәк проблемаларын һәм гозерләрен оператив хәл итүдә гамәлгә ашырыла торган максатчан программалар һәм милли проектлар ярдәм итә, – дип билгеләп үтте ул. – Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында 2023 елда гомуми суммасы 653 млн. сумга 44 объектта төзелеш, капиталь ремонт һәм төзекләндерү эшләре алып барылды. Барлык объектлар да Татарстан Республикасы көненә ачылды. Өч ишегалды территориясен, 14 күп фатирлы йортны төзекләндерү тәмамланды. Финанслау лимиты 19 млн. сум тәшкил итте. Емелькинода ФАП куллануга тапшырылды һәм 4 торак пунктта ФАПлар ремонтланды, аларның гомуми суммасы 11,4 млн. сум тәшкил итте. 1,1 млн. сумлык табигый-фәнни юнәлештәге мәгариф үзәкләрен урнаштыру өчен кабинетларга ремонт ясалды. Ике мәктәптә ризык әзерләү блокларына капиталь ремонт ясалды, район үзәгенең Совет урамында 15 млн. сумлык җәмәгать киңлегенең беренче чиратын төзекләндерү буенча эшләр башкарылды, район территориясе буенча уза торган 4,4 км. озынлыкта «Чистай – Аксубай – Нурлат» автомобиль юлына ремонт ясалды, аны финанслау лимиты 43,4 млн. сум тәшкил итте. Аксубай шәһәр тибындагы бистәсендә күпер төзү һәм Кече Шәрбән елгасы аша күпергә капиталь ремонт ясау эшләре башкарылды, бу эшләрнең гомуми суммасы 117 млн. сум тәшкил итте. Быел юл челтәрен ремонтлауга, карап тотуга һәм төзүгә финанслау күләме 423 млн. сумнан артык тәшкил итте. Урамнарны яктыртуны торгызу программасы буенча 3 млн. сум үзләштерелде.
Дүрт кварталда җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелек күрсәткечләрен үтәү йомгаклары буенча район Татарстан Республикасы буенча рейтингта сигезенче урында тора. Агросәнәгать комплексының җитештерү-икътисади күрсәткечләре буенча районнар рейтингында Аксубай районы 22 нче урында тора. Тармакка 1200 дән артык кеше җәлеп ителгән. Быел без бер гектардан 23,9 центнер ашлык уңышы алдык, тулаем җыем 83,7 мең тонна тәшкил итте. Район хуҗалыклары югары маржиналь культуралар үстерүгә аерым игътибар бирә.
Район җитәкчесе билгеләп үткәнчә, үсемлекчелектә туфракның уңдырышлылыгын арттыру, чәчү әйләнешен фәнни-нигезле алып бару, прогрессив технологияләрне кертү буенча даими эш алып барыла.
Терлекчелек тармагында куелган максатларга ирешү өчен яңа технологияләр кулланыла. Моны исәпкә алып, булган терлекчелек биналарын реконструкцияләү һәм модернизацияләү үткәрелә. Терлекчелек тармагына инвестицияләрнең гомуми күләме 181 млн. сум тәшкил иткән. «Такталы» бүлекчәсендә 450 баш яшь терлек асрау өчен өч терлекчелек бинасын реконструкцияләү тәмамланган. Район территориясендә «Аксу Агро» ҖЧҖ авыл хуҗалыгы предприятиесе инвестор Рәис Сөләйманов уңышлы эшли. Ел саен техника яңартыла.
Актай АПК уңышлы үсеш ала. Районда 53 крестьян-фермер хуҗалыгы эшли. Актив фермерларның инициативасын саклауга «Гаилә фермаларын үстерү» һәм «Агростартап» дәүләт программалары ярдәм итә.
Мәсәлән, Ильяс Сөләйманов КФХсында, дәүләт программалары ярдәмендә, 201 баш мөгезле эре терлек бар, шулардан 158 баш сыер роботлаштырылган фермада асрала. Марат Сафин КФХсында 136 баш сыер һәм ат асрала. Валерий Сапеев «Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча катнаш азык цехы һәм 18 мең башка исәпләнгән казлар фермасы төзелешен тәмамлаган. Авыл халкының шәхси ярдәмче хуҗалыкларына иң кирәкле ярдәм булып – мини-ферма төзү тора. Агымдагы елда 4,2 млн. сумлык 8 мини-ферма төзелгән. Әлеге программадан 96 шәхси ярдәмче хуҗалык файдаланган, 24,3 млн. сум субсидия алынган. Марат Җәббаров йөзендә Камил Гилманов район халкы исеменнән ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Дәүләт Советына һәм республика Хөкүмәтенә дәүләт ярдәме программаларын гамәлгә ашырган өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.
Муниципаль бюджеттан 5 һәм аннан да күбрәк сыер асраучы шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм күрсәтелә. Соңгы 5 елда 1,5 млн. сумлык 66 саву аппараты субсидияләнгән. «Милли проект» буенча фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү нәтиҗәсендә сөт җыю һәм әзерләүгә махсуслашкан «Экопродукт - Аксубай» кооперативы һәм ит ярымфабрикатлары җитештерү буенча «Аксубай» кооперативы уңышлы үсеш ала.
Район башлыгы Шәфәгать Тәхаветдиновка, Наил Магановка, Ирек Хәйруллинга, Шамил Яһудинга, Алексей Палийга, Рәис Сөләймановка, Альберт Хөснуллинга, Михаил Сыровацкийга, Динар Газизуллинга, Самаренкиннар гаиләсенә районның көнүзәк проблемаларын хәл итүдә ярдәм иткәннәре өчен аерым рәхмәт белдерде.
Район җитәкчесе мәдәният, мәгариф, спорт, сәламәтлек саклау, социаль өлкә казанышларына тукталды.
Утырышта махсус хәрби операция темасына аерым тукталып үттеләр.
– Бүгенге көндә Украина территориясендә махсус хәрби операциягә 162дән артык якташыбыз җәлеп ителгән, – дип билгеләп үтте район җитәкчесе. – Беренче көннәрдән үк безнең сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән зур эш алып барыла. Бу мәсьәләне хәл итүдә районның барлык халкы һәм «Ватанга хезмәт итәм» ветеран-сугышчылар берләшмәсе, башка иҗтимагый оешмалар катнаша. Аларның тырышлыгы белән 36 млн. сумлык 13 гуманитар ярдәм рейсы оештырылды. 100 тоннадан артык гуманитар йөк, шул исәптән азык-төлек, шәхси гигиена әйберләре, кышкы кием, 4 автомобиль илтеп тапшырылды. Район хатын-кызлары яшеренү челтәрләре үрәләр, маскостюмнар, санитар күчереп йөртү җайланмалары тегәләр, йон оекбашлар бәйлиләр, окоп шәмнәре ясыйлар. Сугышчыларга көнкүрештә кирәкле әйберләрне җыю буенча гуманитар ярдәм оештырыла. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә һәм балаларына ярдәм итү мәсьәләләре район җитәкчелегенең аерым контролендә тора.

Районда соңгы елларда нинди үзгәрешләр булуы, авыл халкының яшәү шартлары ничек яхшыруы турында Иске Үзи авыл җирлеге мисалында муниципаль берәмлек җитәкчесе Надежда Айдова сөйләде. “Чистай” ХКның “Аксу Агро” АФ башкарма директоры Иршат Хәнифов авыл хуҗалыгы предприятиесенең үсемлекчелек буенча казанышларына тукталды. КФХ башлыгы Анатолий Самаренкин гөмбә предприятиесен алга таба үстерү һәм янәшәдәге территорияне төзекләндерү планнары белән уртаклашты. Район мәдәният йорты директоры Ольга Копанева район мәдәният тармагындагы уңышлар белән таныштырды.
– Аксубай районы, традицион рәвештә республиканың тотрыклы үсеш алучы муниципалитетларының берсе санала, – дип ассызыклады Марат Җәббаров. – Беренчел бәяләмә буенча, 2023 елда районда тулаем территориаль продукт күләме 16,9 млрд. сум тәшкил иткән, 2,9 млрд. сумга авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән, 11,01 млрд. сумга сәнәгать продукциясе җитештерелгән һәм 5,26 мең кв.м торак төзелгән. Шулай ук район икътисадында аграр комплекс зур урын алып тора.

Ул билгеләп үткәнчә, 2023 ел нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы нәтиҗәлелеге рейтингы буенча Аксубай районы 22 нче урында тора. Шартлы терлекчелек продукциясе җитештерү буенча районнар рейтингында район узган елгы дәрәҗәгә карата үз позицияләрен 5 пунктка яхшырткан, 28 нче урында урнашкан. Сөт җитештерүне 15% ка яки 3,6 мең тоннага, терлек һәм кош-кортны 16%ка яки 101 тоннага арттыру хисабына рейтингтагы позицияләр 5 пунктка яхшырган. Бүгенге көндә районның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә тәүлеклеклек савым 77 тонна тәшкил итә, бу узган елгы дәрәҗәдән 13% ка югарырак. Бер сыерга җитештерүчәнлек буенча район 19,3 кг савым белән гомумреспублика рейтингында 16 нчы урында тора. Марат Җәббаров районның һәм Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеше өчен районның барлык халкына рәхмәт белдерде.
Район Советының йомгаклау утырышы алдынгы тармак хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев