Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Мәктәптә китапханәчеләр дәрес үткәрде Аксубай мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары китапханәче һөнәре белән таныштылар

Аксубайның 3 нче мәктәбендә үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре дәрес үткәрделәр.

Узган уку елыннан башлап гомуми белем бирү мәктәпләренә профориентация кире кайтты. Һөнәри юнәлеш бирү кысаларында сыйныф җитәкчеләре укучылар өчен төрле һөнәр вәкилләре белән очрашулар оештыралар.

Бу юлы өлкән сыйныф укучыларына китапханәчеләр үзләренең күпкырлы һөнәрләре турында сөйләделәр.

Балалар аларның эше китаплар бирү белән генә чикләнмәвен белделәр. Алар балалар һәм өлкәннәр өчен төрле чаралар, әдәби очрашулар үткәрәләр, иҗади остаханәләр, күргәзмәләр һәм бәйгеләр оештыралар. Үзәк китапханә системасы хезмәткәрләре  үткәрелгән чараларны дәлилләп, фотосурәтләр презентациясен тәкъдим иттеләр.
Алар китапханә буенча виртуаль экскурсия дә үткәрделәр, ул укучыларга китаплар патшалыгы атмосферасына чумарга, электрон каталог, китапханә фонды белән танышырга мөмкинлек бирде. Китапханәчеләр шулай ук китапханә кулланучылары тарафыннан бастырылган 3D-модельләрне дә күрсәттеләр.

Профориентация дәресе “Укучыларның гадәти булмаган сораулары” викторинасы белән тәмамланды, ул балаларны китапханәче эшендә нинди стандарт булмаган ситуацияләр килеп чыгарга мөмкин икәнлеге турында уйланырга мәҗбүр итте. Балалар гадәти булмаган сорауларга җавап бирергә тырыштылар һәм дөрес җаваплар өчен призлар алдылар.

Алар китаплар дөньясы белән шәхсән таныша һәм китапханәнең  – китапларны саклау урыны гына түгел, ә иҗат, белем һәм аралашуның мавыктыргыч үзәге булуына инандылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев