Мәктәпкә җыенырга ярдәм итик
1 августта районда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе старт ала.
Аны мәгариф бүлеге катнашында хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Аксубай район Советы, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге оештыра.
Район мәгариф бүлегендә аңлатуларынча, акция аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, ятимнәргә, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына уку өчен иң кирәкле әйберләрне (мәктәп сумкасы, язу әсбаплары җыелмасы) алуда ярдәм итәргә чакырылган.
— 1 сентябрьдә районда мәктәп парталары артына 155 беренче сыйныф укучысы утырачак. Аларның 92 сенә мәктәпкә җыену өчен ярдәм итәргә кирәк. Моннан тыш, ярдәмгә ятимнәр һәм күп балалы гаиләләр исәбеннән 2-10 сыйныф укучылары да мохтаҗ, — дип шәрехләде мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хикмәтуллина. — Гадәттәгечә акциядә район хакимияте, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре, шулай ук битараф булмаган гражданнар катнаша. Быел да активлык күрсәтүегезне сорыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев