Мәктәп укучылары Украинадагы махсус операциядә катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар
Кәкре Күл урта мәктәбе укучылары “Солдатка хат” акциясенә кушылды.
Яңа 2024 ел алдыннан алар Украинада махсус хәрби операциядә катнашучыларга теләктәшлек сүзләре яздылар.
Балалар хатларда үзләре, мәктәп тормышының киләчәге турында бәян иттеләр. Бүген, гомерләрен куркыныч астына куеп, махсус хәрби операция бурычларын үтәүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк алып баручы волонтерлар раславынча, балаларның хатлары сугышчы-якташлар өчен бик мөһим. Район мәктәпләре чираттагы һәр гуманитар ярдәм кәрвәне белән балаларның хатларын һәм рәсемнәрен берничә тапкыр җибәрделәр.
Хәрбиләр исә җавап итеп гуманитар ярдәм алып баручы волонтерлар артыннан балаларга рәхмәт сүзләре юллыйлар, ә ялга кайткач алар белән мәктәпләрдә очрашалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев