Мәктәп укучылары экстрен хәлләрдә беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнделәр
В.Г. Тимирясов исемендәге 1нче Аксубай мәктәбе укучылары экстрен ярдәм күрсәтү буенча осталык дәресендә катнаштылар.
Укучылар белән дәресләр «Беренче ярдәм» Бөтенроссия проекты кысаларында узды.
Аксубайның беренче мәктәбендә осталык дәресен Аксубай үзәк район хастаханәсе табиб-педиатрлары үткәрде.
Дәрес барышында балалар сәламәтлеккә яисә гомергә куркыныч янаган сәбәпләрне вакытлыча бетерүгә юнәлдерелгән иң гади гамәлләрне үзләштерделәр.
Фото: 1нче Аксубай мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев