Мәктәп китапханәләрендә китапларга икенче тормыш бүләк ителде
Халыкара мәктәп китапханәләре көнендә “Китапка икенче тормыш бүләк ит” акциясе үтте
Бәйрәм кысаларында Аксубайның 2нче мәктәбе укучылары китапханә фондына 50дән артык китап тапшырдылар. “Иң яхшы сыйныф-бүләк итүче” номинациясендә 1нче урынны 3 “а”сыйныфы алды.
Мәктәптә өлкән сыйныф укучылары белән “Урланган китап” квест-уены үткәрелде, аны директор киңәшчесе җитәкчелегендә мәктәп Советы активистлары һәм Беренчеләр үткәрде.
8-10нчы сыйныф командалары актлар залында җыелдылар, аннары, борынгы китапның серләрен ачу максаты белән, мәктәп китапханәсенә күчтеләр.
Уен барышында балалар җаваплар бирделәр, яшерен ярдәмлекләр эзләделәр һәм иҗади биремнәрдә тукталышлар ясадылар. Командалар бер-бер артлы адымнар ясап, урланган китап фрагментларын җыйдылар. Катнашучылар зирәклек һәм җитезлек күрсәтеп кенә калмадылар, аралашудан шатлыклы хисләр дә алдылар.
Мәктәп китапханәләре көне кысаларында Сөнчәле һәм Иске Ибрай урта мәктәпләрендә «Китапка икенче тормыш бүләк ит” дигән дәрес, викторина һәм акция үткәрелде. Укучылар эш барышында мәктәп китапханәләренә иске нәфис әдәбиятны тәртипкә китерергә ярдәм иттеләр. Түбән сыйныф укучылары китапларны ябыштырдылар, тамгаларны бетерделәр, битләрне турайттылар. Балалар бер-берсенә ярдәм иттеләр, ничек яхшырак эшләргә икәнен әйттеләр. Шул ук вакытта балалар үз эшләренең мөһимлеген тоеп, иң мөһиме, китапларны сакларга кирәк, дигән нәтиҗә ясадылар!
Иске Ильдеряк һәм Иске Мокшино мәктәпәрендә «Зоо-кыстыргыч» осталык дәресләре узды, алар барышында директорлар киңәшчеләре балаларны кыстыргыч ясау технологиясе белән таныштырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев