Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Мәктәп әдәбиятына Михаил Лермонтов кайтты

Иң патриотик шигырьләр авторының иҗаты буенча йомгаклау иншасында ике тема тәкъдим ителде

Аксубай районы гомуми белем бирү учреждениеләренең 11 сыйныфын тәмамлаучы барлык 82 укучы да йомгаклау иншасы язды.

Анда катнашу дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү шарты булып тора. Темалар төрле иде. Әмма иң мөһиме әдәбиятка иң патриотик шигырьләр авторы Михаил Лермонтов темасы кайтты. Чыгарылыш укучыларына аның иҗатына кагылышлы ике теманың берсен сайларга мөмкинлек бирелде.

Унберенче сыйныф укучылары инша нәтиҗәләрен үз мәктәпләрендә һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре турында федераль сайтта белә алачак.

Инша нәтиҗәләре 2023 елның 20 декабреннән дә соңга калмыйча игълан ителәчәк. «Незачет» алган һәм йомгаклау иншасына килмәгән, шулай ук аны җитди сәбәпләр аркасында язып бетерә алмаган кешеләр аны өстәмә срокларда – 2024 елның 7 февралендә яисә 10 апрелендә яза алачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев