Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Мәйданда утыз метрлы Россия байрагы җәелдерелде

Бүген Аксубай үзәгендә Россия Дәүләт байрагы көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

 

Үзәк мәйданда хезмәт коллективлары, яшь буын вәкилләре: форпостлылар, Беренчеләр хәрәкәте катнашучылары, яшь армиячеләр, спортчылар, балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, битараф булмаган кешеләр һәм район кунаклары җыелды. “Яшь гвардия” яшьләр хәрәкәте вәкилләре барысына да ватанпәрвәрлек символы һәм гражданның үз иле белән аерылгысыз элемтәсе символы булган триколор тасмалары тараттылар.

–1991 елның 22 августында Россия Федерациясе Хөкүмәте Йорты өстендә беренче тапкыр зәңгәр-ак-кызыл төстәге триколор күтәрелде, – дип билгеләп үттеләр район җитәкчеләре. – Россия триколоры иң мөһим милли символларның берсе. Аның артында – безнең дәүләтнең гасырлар тарихы. Россия әләме астында төрле халыклар һәм милләтләр вәкилләре берләшә. Безнең байрак һәркемгә таныш. Бүген махсус хәрби операция зонасында бу әләм астында Илебезне яклыйлар. Байрак безнең Илнең куәтен символлаштыра.

Россия Федерациясе гимны яңгырады. Россия һәм Татарстан байракларын күтәрү хокукы РВСН ветераннар берлеге җитәкчесе Павел Крюковка һәм йөзү буенча тренер Геннадий Леонтьевка бирелде.

Россия Дәүләт әләме көненә багышланган тантананы мәйданда утыз метр озынлыктагы Россия Федерациясе Дәүләт байрагын җәелдерү дәвам итте. Митингта катнашучылар – балалар һәм олылар аның периметры буйлап бастылар һәм куллары белән озын байракны дулкынландырдылар. Бөтен мәйданны каплап алган зәңгәр-кызыл-ак триколор йөгерек дулкыннар булып уйнады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев