Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Мәгарифнпе үстерүгә керткән өлеш өчен бүләкләр

Һөнәри осталыклары укучыларның фән олимпиадаларында һәм бәйгеләрдә күп тапкырлар расланган укытучылар төркеменә «Мәгарифтәге казанышлар өчен» күкрәк билгеләре тапшырылды.

Бүләкләү тантанасы педагогларның август киңәшмәсендә узды.

Мөгаллимнәргә бүләкләрне Мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын үстерү үзәге директоры Ләйсән Мингалиева тапшырды.

Гөлназ Абдушевага, Яңа Дума төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

Елена Абросимова, Иске Савруш төп мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы;

Ләйсән Дәүләтшина, Аксубай 3 нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

Тәслимә Идиатуллина, Яңа Үзи төп мәктәбе директоры;

Юрий Макаров, Аксубай 3 нче мәктәбенең “Ватанны саклау һәм тормыш иминлеге нигезләре” курсы укытучысы;

Гөлкәй Сәмигуллина, “Мәгариф бүлеге” МКУ мәгълүмат-методика бүлеге мөдире;

Татьяна Семенова, 3 нче Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары;

Ирина Сидорова, “Буратино” мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе;

Рифгать Туктамышев, Түбән Татар Майнасы төп мәктәбенең химия һәм биология укытучысы;

Галина Таиркина, Аксубай 3 нче мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы;

Чәчәк Хәсәнова, Такталы башлангыч мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев