Мәгарифне үстерүгә керткән өлешләре өчен бүләкләр алдылар
Укытучыларның традицион август киңәшмәсендә үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирү өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина кулыннан «Мәгариф бүлеге» муниципаль казна учреждениесенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр:
Ирина Мартынова, уку-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары (3 нче Аксубай мәктәбе);
Людмила Водышева (3 нче Аксубай мәктәбе);
Алексей Маклаков (Иске Ильдеряк мәктәбе);
Лариса Маклакова (Иске Ильдеряк балалар бакчасы);
Валентина Чентаева (Яңа Аксубай башлангыч мәктәбе);
Наталья Яшмурзина (Кәкре Күл мәктәбе);
Илһамия Мостафина;
Гөлүсә Ваһапова (мәктәптән тыш эшләр үзәге).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев