Мәгарифкә һөнәри юнәлеш бирү эше кире кайтты
В.Г. Тимирясов исемендәге Аксубай мәктәбендә һөнәри юнәлеш эше айлыгы башланды
Ул унберенче сыйныф укучыларының мәктәпнең чыгарылыш укучысы, бүгенге көндә КЮИ студенты Тимур Шакиров белән очрашудан башланды.
Тимур булачак һөнәрне дөрес һәм үз вакытында сайлауның мөһимлеге турында сөйләде һәм сайлана торган һөнәр буенча югары уку йортына укырга керү әзерлеге юнәлешләрен тәкъдим итте.
Кунак укучыларны кызыксындырган сорауларга тәфсилләп җавап бирде.
Фото: В.Тимирясов исемендәге Аксубай урта мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев