Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Мәдәният учагында осталык дәресе

Иске Ильдеряк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләренең эш планында төрле категориядәге халык, шул исәптән балалар белән эшләү дә каралган.

Алар өчен клубта төрле юнәлешләр буенча берничә түгәрәк эшли, шул исәптән «Оста куллар» түгәрәге дә. Бүген балалар белән «Әти өчен медаль» аппликациясе буенча осталык дәресе үткәрделәр. Мәдәният йорты белгечләре укучыларга 23 февраль бәйрәме турында сөйләделәр. Укучылар бик теләп рәсем ясадылар, кәгазьдән кисеп, ябыштырып бүләк әзерләделәр. Эшләнмәләр бәйрәмчә килеп чыкты, чөнки яшь осталар, әтиләренең бүләккә ничек шатлануларын күз алдына китереп, бөтен фантазияләрен һәм сәләтләрен эшкә җиктеләр.

Фото: мәктәп архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев