Мәдәният учагы хезмәткәрләре акцияне оештыручылар булдылар
Кәкре Күл мәдәният учагы белгечләре «Авылыбызны матуррак итәбез» дип аталган акция үткәрделәр.
Энтузиаст-оештыручылар авыл мәдәният учагы территориясендә тәртип урнаштырдылар.
Агачларны агарттылар, коелган яфракларны, коры үләнне һәм чүп-чарны җыйдылар. Алар шулай ук җәй буе җыелган тузаннан бинаның зур тәрәзәләрен дә юдылар.
Тынгы белмәс мәдәният йорты хезмәткәрләренә авыл активистлары Николай һәм Лидия Кондрашовлар ярдәм итте. Мәдәният учагы белгечләре битараф булмаган авылдашларга рәхмәт белдерделәр.
Ел саен язгы-көзге чорда алар акциягә кушылып, мәдәният учагы территориясен җыештыруда ярдәм итәләр.
Акция азагында оештыручылар үз чатларында авыл халкына чисталыкны сакларга һәм урамнарны чүпләмәскә өндәп мөрәҗәгать иттеләр.
– Шуны истә тоту мөһим, әйләнә-тирә мохит турында кайгырту һәрберебездән башлана, – дип мөрәҗәгать иттеләр алар. – Әгәр һәркем үз ишегалдында, үз урамында чисталыкны саклауга үз көчен куйса, без бергәләп тормыш өчен күпкә чистарак һәм төзекрәк мохит тудыра алачакбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев