Мәдәният йортында шигырьләрдә Ватаныбыз геройларын данладылар
Район мәдәният йортында Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Ватан нәрсәдән башлана» дигән нәфис сүз бәйгесе узды.
Иҗади ярышка йөздән артык кеше – 85 бала һәм 30дан артык шигърият яратучы җыелды. Бәйгедә катнашучыларны мәртәбәле кунак – Үзәк хәрби округы инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов сәламләде.
– Яшьләр – дәүләтебезнең киләчәге, – дип билгеләп үтте ул. – Ул чәчәк атсын өчен, без аларда Ватанга мәхәббәт, кешелекнең иң яхшы сыйфатларын тәрбияләргә тиешбез. Бу эштә патриотик чаралар, әдәбият, сәнгать зур әһәмияткә ия.
Районның элеккеге хәрби комиссары подполковник Рамил Сөләйманов бүген яшьләрнең нинди булуы турындагы фикерләре белән уртаклашты.
– Безнең яшьләребез искиткеч, – дип ассызыклады ул. – Моны Украинада хәрби хәрәкәтләр күрсәтә. Анда Илнең якты киләчәге өчен чын геройлар көрәшә.
Бәйгедә катнашучыларның чыгышларын мәртәбәле жюри бәяләде. Аның составында Аксубай районының Мактаулы гражданины, ТРның атказанган укытучысы Валентина Селезнева, район ветераннар советы рәисе Галина Бобкова, «Ватанга хезмәт итәм» район иҗтимагый оешмасы вәкиле Илһам Вафин һәм район мәдәният йорты методисты Гүзәл Хафизова эшләде.
Тамашачылар залында һәм сәхнәдә дулкынлану мохите хөкем сөрде. Россия, Бөек Ватан сугышы һәм Махсус хәрби операция геройлары, илебез халкының Җиңүе һәм көче турында сүзләр яңгырады.
Чыгышлар тәмамлангач, дипломнар, истәлекле призлар тапшырылды. Бәйгенең иң яшь катнашучысы призын – биш яшьлек Сафина Мантова, ә иң өлкән катнашучы бүләген Римма Крайнова алды.
Бәйгедә җиңүчеләр 11 февральдә район мәдәният йортында Ватанны саклаучылар елын ачу тантанасында игълан ителәчәк һәм бүләкләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев